Нурлат сайлаучылары үз проблемалары белән депутат янына киләләр

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов чираттагы кабул итүендә нурлат сайлаучылары белән очрашты. Аларны шәхси характердагы мәсьәләләр генә борчымый. Мисал өчен, араларында ишегалларын төзекләндерү, тротуар салу кебекләре дә бар иде. Кабул итү эшендә катнашкан шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Руслан Галиев һәм Рәмис Кәримов сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Нурлатлылар проблемалар белән генә түгел, иҗади планнар белән дә яши әле. Шуларның берсен тормышка ашыруда депутат катнашуы хәл иткеч булачак.
Нурлатлыларның нинди сораулар юллаулары һәм  депутат аларга нинди җавап бирүе хакында “Дуслык” район газетасының киләсе санында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International