Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров районның мәгариф учреждениеләре белән таныша

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Узган атнада ул шәһәрнең 2нче, коррекцияләүче интернат-мәктәп һәм аграр техникумында булса, бүген 1нче урта мәктәп белән танышты. Район мәгариф идарәсе начальнигы Габделгазиз Юнысов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама һәм мәктәпнең подрядчысы “Шәриф” ОООсы җитәкчесе Абдулманон Абдусаломов  озатуында  быел мәктәптә узган капиталь ремонт эшләрен карады. Планлаштырылган 8 төрдәге эшләрнең барсы да эшләнгән. Шулай да кайбер проблемалар кала бирә әле. Шуларның берсе янгын сигнализациясе, моннан тыш ашханәдә дә кайбер җитешсезлекләр бар. Визит барышында Равил Әфраимович педагогия коллективы белән аралашып, аларның фикерләрен дә белеште. Аннан мәктәп яны лагеренда булды, 1973 елдан бирле эшләп килүче автоэш һәм башка фән кабинетларын карады, спорт секцияләренә йөрүче һәм БДИга әзерләнүче укучылар белән дә аралашты. Мәктәп җитәкчелегенә һәм район башкарма комитеты вәкилләренә капиталь ремонт программасы кысаларында башкарылмаган эшләрне янә карап чыгып, үз тәкъдимнәрен әзерләргә кушты. Мөмкинлекләрдән чыгып, аларны хәл итәргә тырышырга, диде.
Киләсе пункт Якушкино урта мәктәбе иде. 1984 елдан бирле эшләп килүче мәктәптә бүген алты авылдан 200дән артык бала белем ала. Биредә моннан биш ел элек  түбә, тәрәзәләр алмаштырылган.  Шулай да проблемалар бар әле. Мәктәптә  җылы бәдрәф төзү эше сүлпән бара, технология кабинетында идәннәрне алмаштырасы бар, мәктәп автобусларының берсе ватык. Мәктәпне карап чыккан район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров актлар залында мәктәп коллективы белән дә аралашты. Мәктәпнең базасы яхшы булуын билгеләп, проблемалы мәсьәләләрне хәл итү өчен конкрет сроклар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International