Нурлатта сукырлар җәмгыяте традицион “түгәрәк өстәл” үткәрә

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Нурлат районара җәмгыяте бүгенге көндә 246 кешене берләштерә, шуларның 19ы – 18 яшькә кадәргеләр. 
Бүген, 13 ноябрьдә, Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата  кешеләрнең игътибарын  гомерлеккә күзләре сукырайган һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга юнәлтелә. Әлеге дата уңаеннан  ел саен махсус  “Ак таяк” айлыгы үткәрелә, аның кысаларында мәдәни-ял, спорт чаралары оештырыла. Безнең районда айлыкны традицион “түгәрәк өстәл” ачып җибәрәчәк,  анда дәүләт автоинспекциясе, халыкны социаль яклау идарәсе, пенсия фонды, үзәк хастаханә һәм китапханә вәкилләре ктанашачак. Ул бу җомга -  15 ноябрьдә үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International