ҖИРӘБӘ ҮТКӘРЕЛДЕ

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
2013 елның 14 ноябрендә  9 сәгатьтә “Дуслык” (“Дружба”,”Туслах”) газетасы редакциясендә 2013 елның 15 декабрендә үтәчәк Нурлат муниципаль районы вәкиллекле органнарына өстәмә сайлауларда депутатлыкка кандидатларга сайлау алды агитациясе үткәрү өчен  район газетасында бушлай басма мәйдан бүлүгә җирәбә үтте. Анда вәкиллекле органнарга депутатлыкка кандидатлар, аларның ышанычлылары, территориаль сайлау комиссиясе вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар катнашты. Газетада кандидатларның һәр алтысына да сайлау алды агитациясе үткәрү өчен  Закон нигезендә һәр атнада 360 кв.см. бушлай басма мәйдан бүлеп биреләчәк, агитация материаллары җирәбә нәтиҗәләре тәртибендә “Дуслык”, “Дружба” газеталарында  20, 22, 27,29 ноябрь, 4,6,11,13 декбарь саннарында бастырылачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International