Шәһәрнең киләчәге сессиядә каралды

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген, 14 ноябрьдә Нурлат шәһәре Советының XXVI сессиясендә шәһәр бюджеты, төзелеш тармагында программаларны гамәлгә ашыру, шәһәр Уставындагы үзгәрешләр проекты каралды.
Сессия эшенә Нурлат шәһәре Советы рәисе вазифаларын башкаручы Юрий Терентьев җитәкчелек итте. Биредә район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова, полиция, шәһәр прокуратурасы, шәһәр һәм район башкарма комитетлары, ТСЖ, идарәче компанияләр, төзелеш оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
“Нурлат районы Нурлат шәһәренең 2014 елга һәм 2015-2016 елларның пландагы чорына бюджеты турында”гы Карар проекты буенча мәгълүматны Финанс-бюджет палатасы рәисе Гөлфия Нуруллина җиткерде. Ул бюджетның фаразланган керем һәм чыгым өлешләре белән таныштырды.
2014 елга бюджетның чыгым өлеше гомумдәүләт ихтыяжларына һәм торак-коммуналь хуҗалыкка, шул исәптән  төзекләндерүгә дә планлаштырыла.
Көн тәртибендәге икенче, социаль ипотека, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, 2013 елда гражданнарны авария хәлендәге торак фондтан күчерүгә кагылышлы мәсьәлә буенча Нурлат районы башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Илнур Бәхтияров чыгыш ясады. Ул 2013 елда эксплуатациягә торак тапшыру планының 110 процентка үтәлүен билгеләп үтте.
- Барлык йортлар да вакытында тапшырылды, – диде докладчы. 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан сугыш ветераннары һәм аларның толлары арасыннан 12 кеше тораклы булган, өчесе аны икенчел базардан алганнар. Агымдагы елда исәпкә 2 сугыш инвалиды һәм һәлак булган ветераннарның 5 толы куелган һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау реестрына кертелгән. Өч гаилә якын көннәрдә уведомление алачак икән. Моннан тыш, агымдагы елда бюджет тармагында эшләүче  унөч һәм “Татнефть” системасында эшләүче 34 гаилә социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшыртканнар.
Быел гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча муниципаль адреслы программа гамәлгә ашырыла башлады. Программа 2013-2017 елларга исәпләнгән. Әлеге программада 34 йорт катнаша, 677 кешене күчерү планлаштырыла. Моннан тыш, киләсе елда 32 мең квадрат метр торак төзү ниятләнә. Шул исәптән, 2 йорт социаль ипотека буенча төзеләчәк, 27,557 мең квадрат метры – индивидуаль торак. Шунда Илнур Бәхтияров яңа микрорайоннарны инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү мәсьәләсенең кискен калуын җиткерде, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү турында мәгълүмат китерде.
Көн тәртибендәге соңгы – “Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү проекты турындагы мәсьәлә буенча район Советы юристы Александр Ханеня чыгыш ясады.
Депутатлар көн тәртибендәге барлык өч пункт буенча да тәкъдим ителгән карарлар проектларын, үзгәрешләр кертмичә бертавыштан кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International