Наркотикларга – юк!

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
“Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре район мәктәпләрендә өлкән сыйныф укучылары өчен наркотиклар куллануны булдырмауга юнәлдерелгән тренинглар үткәрә башладылар. Чәршәмбе көнне үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы һәм психологы 1нче мәктәпнең өлкән сыйныфлары өчен шундый чараларның беренчесен үткәрде. Тренинг 10 дәресне үз эченә алачак икән. Алга таба чараларга Урта Камышлы һәм шәһәрнең башка мәктәпләре кушылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International