ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район мәктәп укучылары арасында хоккей буенча спартакиада кысаларында  иң беренчеләрдән булып Кизләү мәктәбе шугалагы сыналды.
Төнге Нурлатның сихри утлары, бизәлгән чыршылары, кардан ясалган фигуралары шәһәрлеләрне генә түгел, читтән килгән кешеләрне дә таң калдырырлык. Әнә, кыл үзәктә бар мәйданны яктыртып “Нурлатнефть” НГДУсы балкып утыра, арырак–Нурлат бораулару эшләре идарәче, “ТНГК-Нургис”, “Нурлат УТТ”сы бизәлеше белән сокландыра.
Чәршәмбе көнне районның 41 укучысы “Татнефть-арена” боз сараенда узган Республика чыршы бәйрәмендә катнашып кайтты.
Алар  арасында уку һәм спорт алдынгылары, опекага алынган, авыр тормыш ситуациясенә эләккән, коррекцияләүче интернат-мәктәп балалары бар иде.
Кичә һәм бүген  Мәдәният сараенда узган район башлыгының Яңа ел чыршы бәйрәмнәрен 1000 бала тамаша кылды.
“Золушка” театрлаштырылган тамашасына районның ятим һәм инвалид балалары, уку һәм спорт алдынгылары, республика, район конкурслары җиңүчеләре, талантлы, аз керемле гаиләләр балалары чакырылган иде. Мавыктыргыч геройлар белән бергәләшеп балалар серле әкият дөньясын гизделәр.
Нурлат шәһәрен Яңа елга бизәү буенча игълан ителгән конкурс комиссиясе кичә төнге шәһәрне карап үтте.
Оешма-предприятие фасадлары, микрорайон чыршылары, шәхси бизәлгән йортлар, утлардан балкып торган урамнар –комиссия күзеннән берсе дә читтә калмады. Фикерләр формалашты, ә җиңүчеләр исемнәре төп чыршы бәйрәмендә игълан ителәчәк.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узган Татарстанның муниципаль берәмлекләренең VIII съездында Нурлаттан да 30 кешелек делегация катнашты.
Яңа ел алдыннан Федераль казначылыкның Нурлат бүлеге коллективы сугыш ветераны Зыя Садретдин улы Сәлаховны туган көне белән котлады.
Федераль казначылык бүлеге  җитәкчесе  Ралия Хәсәншина һәм аның кул астындагы коллективның Зыя ага янына беренче генә килүләре түгел инде бу.
“Татнефтепром–Зүзәйнефть” генераль директоры Шамил Яһудин “Ел җитәкчесе–2013” республика иҗтимагый конкурсында лауреат булды.
Шамил Габделхәевич конкурсның “Җитештерүдә экологик иминлек өчен” номинациясендә җиңү яулады. 24 декабрьдә “Корстон”  үзәгендә  бертөркем лауреатлар белән бергә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында аңа “Ел җитәкчесе” алтын күкрәк билгесе һәм Диплом тапшырылды.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында республикада кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше турында дүртенче журналистлар эшләре һәм медиапроектлар конкурсына нәтиҗә ясалды.
28 декабрьдә 13сәг.30 минутта  Нурлатта капиталь ремонттан соң  күпфункцияле үзәкне ачу булачак. Шул ук көнне 14.00 сәгатьтә нурлатлыларны үзәк чыршы янына Яңа ел бәйрәменә чакырабыз.
Шатлыклы вакыйгалардан читтә калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International