Нурлат балалары республика чыршы бәйрәмендә катнашты

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе
Чәршәмбе көнне районның 41 укучысы “Татнефть-арена” боз сараенда узган Республика чыршы бәйрәмендә катнашып кайтты.
Алар  арасында уку һәм спорт алдынгылары, опекага алынган, авыр тормыш ситуациясенә эләккән, коррекцияләүче интернат-мәктәп балалары бар иде.
– Быелгы бәйрәм “Татарстанда хыяллар тормышка аша” темасы астында узды, - ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  баш белгече Фәния Мифтахова. – Бәйрәмдә республика башылыгы Рөстәм Миннехановның котлавын Премьер-министр Илдар Халиков җиткерде. Аннан чара эстрада җырчылары, танылган иҗат һәм спорт коллективлары, “Пицца” төркеме чыгышлары белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсына ел символы булган уенчыкка тутырылган бүләк җыелмасы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International