ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Укучыларыбыз белән  янә сөенечле хәбәребезне уртаклашабыз: шул көннәрдә “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) район газетасы “Уңыш формуласы” республика журналистлар конкурсында  “Уңыш баскычы” номинациясе буенча Диплом һәм махсус бүләккә ия булды. “Уңыш формуласы” “Нурлат-ТВ”да эшләүче коллегаларыбызга да уңыш китерде – алар “Иң яхшы телетапшыру” номинациясендә өченче урын яуладылар.
Атна башыннан Нурлат хокук сакчылары “Полиция Кыш Бабае” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге чара республикада 2005 елдан башлап үткәрелә. Бу көннәрдә аз тәэмин ителешле һәм имин булмаган гаилә балаларына полиция хезмәткәрләре үз средстволарына алынган бүләкләрне тапшырачаклар.
Бу көннәрдә Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге белгечләре мәктәпләргә чыгып, “Киләчәккә билет” республика иншалар конкурсының район этабы җиңүчеләрен котлыйлар. Җиңүчеләргә  Дипломнар һәм акчалата бүләкләр дә тапшырыла.
21–22 декабрьдә ике көн дәвамында Нурлатның кул эшләре осталары барлык теләүчеләрне дә үзләренең авторлык эшләре белән таныштырдылар.

23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
«Бердәм Россиянең “Яшьләр гвардиясе” нең Нурлат штабын  мәгълүмати-методик үзәк методисты Ленар Әһлиуллин җитәкләячәк. Ул һәм Биляр Озеро авыл җирлеге башлыгы Олег Микушкин 21 декабрь көнне “Яшьләр гвардиясе” нең Татарстан төбәк бүлеге үткәргән чираттан тыш конференциядә катнаштылар. Ленар Әһлиуллин шулай ук “Идел” яшьләр үзәгендә яшьләр хәрәкәте активистлары өчен  үткән өч көнлек белем бирү форумында да катнашты.
Узган җомгада  “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә үткән түләүсез юридик ярдәм көнендә халыктан иң күп мөрәҗәгать адвокатга булган.
21 декбарьдә  Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үткән “Татар җыры–2013” татар эстрада җыры конкурсында якташыбыз Фирдүс Тямаев икенче ел “Иң яхшы хит” номинацисендә җиңеп, “Алтын Барс” статуэткасына ия булды.
Авыл  уртасында парк булдыру чулпанлы Әнвәр ага Насый-буллинның гомерлек хыялы булган икән.
Лаеклы ялга чыкканчы ул парк ясау өчен акрынлап кына материалын җыйган, ял зонасы өчен эскизларын  сызгалап куйган булган. Пенсиягә чыккач, бу эшкә ныклап алынган.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә

Бүген, 21 декабрьдә “Ледок” Спорт сараенда хоккей буенча бораулаучылар Кубогы турниры ачылды. 

Бүген, 21 декабрьдә Нурлатта кышкы спорт сезоны рәсми рәвештә ачылды.  Сезон ачылу уңаеннан аэропорт мәйданында чаңгы ярышлары уздырылды. Анда барлыгы 1200ләп чаңгы сөюче катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International