Нурлатта сугыш ветеранын туган көне һәм Яңа ел белән котладылар

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Яңа ел алдыннан Федераль казначылыкның Нурлат бүлеге коллективы сугыш ветераны Зыя Садретдин улы Сәлаховны туган көне белән котлады.
Федераль казначылык бүлеге  җитәкчесе  Ралия Хәсәншина һәм аның кул астындагы коллективның Зыя ага янына беренче генә килүләре түгел инде бу. Ветеран белән дуслыклары район Советы сессияләренең берсендә сугыш һәм тыл ветераннарын җитәкчеләргә беркеткәннән соң башланган. Даими рәвештә хәлен белешеп торалар, ярдәм кирәккәндә булышу юлларын эзлиләр, төрле бәйрәмнәр белән котларга да җай табалар. Менә Зыя аганың туган көнендә дә Ралия Габдулловна белән аның  урынбасары Гөлсинә Сәйфуллина аны өенә килеп котладылар, тәм-томнар, бүләкләрен тапшырдылар.
Зыя Садретдин улы тумышы белән Кизләү авылыннан, сугышка 1942нче елда алына, 263нче укчы дивизиянең 340нчы полкында сугыш юлы уза. 1943нче ел азагында чак кына үлемнән кала, уң кулы, җилкәсе һәм муенындагы каты яралары белән госпитальгә эләгә, шуннан кире сугышка әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Сугыштан соң Тольятти шәһәрендә яши, электр станциясен төзүдә катнаша, соңрак Нурлатка кайтып төпләнәләр, сәүдә базасында склад мөдире булып эшли. Еллар Зыя аганың хәтереннән  байтак нәрсәләрне, шул исәптән сугыш еллары вакыйгаларының да күбесен аяусыз сызып ташлаган инде. Хәер, бүгенге көндә әтисен тәрбияләп, карап торучы улы Салават әйтүенчә, бабай яшьрәк чагында да ул елларны әлләни исенә төшерергә яратмаган. Кан коюга корылган рәхимсез сугыш турындагы хатирәләрен күңел түрендә генә сакларга тырышкан, күрәсең. Шул көннәрдә исә 98 яшен тутырды ул. Озын гомерле булуы турында сүз кузгаткач, елмаеп:
- Миңа 98 генәмени әле? – дип шаяртып та алды әле.
 Ә үзен котларга килүләренә чын күңелдән сөенде сугыш ветераны, онытмаулары, кадерләүләре өчен  рәхмәтләрен кат-кат ирештерде.
- Районда һәр сугыш ветеранының билгеле бер коллективка беркетелгән булуы бик яхшы, - ди Ралия Хәсәншина. -  Димәк, берәү дә күз угыннан читтә калмый, бүгенге, нәкъ менә игътибар кирәк булган гомер көзләрендә ярдәм тоеп яши.
Федераль казначылык бүлегенең  исә мондый игелекле эшләре тагы да бар. Менә инде берничә ел дәвамында Ралия Габдулловна авыр тормыш хәлендә калган үсмергә ярдәм итеп яши, район буенча үткәрелгән хәйрия акцияләреннән дә читтә калмыйлар. Боларның барысын да ихлас күңелдән башкара ул. Ә Зыя Садретдинович белән элемтәләре алга таба да өзелмәячәк – хәзер чын-чынлап үз ветераннары инде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International