Съезддан-яңа машина белән

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында узган Татарстанның муниципаль берәмлекләренең VIII съездында Нурлаттан да 30 кешелек делегация катнашты. Аны район башлыгы Равил Кузюров җитәкләде. Республика Президенты Рөстәм Миннеханов катнашкан съезд эшендә  ТР муниципаль берәмлекләр советы эшенә  йомгак ясалган. Урыннардагы авыл инфраструктурасы, кече бизнес үсеше һәм башка мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшенгән. Форум кысаларында Нурлат районының Әхмәт, Кычытканлы һәм Андреевка авыл җирлекләре башлыклары Әнәс Рәхмәтуллин, Назыйф Шаһитов, Надежда Егоровага  “Шевроле Нива” автомашиналары ачкычлары да тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International