ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Агымдагы елның 1 гыйнвареннан шәһәрне яктырту эше “ЖилЭнергоСервис” җәмгыяте канаты астына күчте. Моңа кадәр шәһәр урамнарындагы баганаларга “Чистый город” җәмгыяте хезмәт күрсәтә иде. Урамнарда яктырту белән проблемалар килеп чыкканда, “ЖилЭнергоСервис” җәмгыятенә 2–34–08 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Татарстан Республикасында игълан ителгән экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елына нәтиҗәләр ясалды. Шунысын әйтик, бу чор экологлар гына түгел, ә барыбыз өчен дә әһәмиятле булды: әйләнә-тирә мохитны саклау елы Россия тарихында беренче тапкыр уздырылды.
Бүген, 10 гыйнварда Г.Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш буенча ачык беренчелек үтте.
Әлеге бәйге укучылар арасында каникуллар чорында уздырылучы спорт ярышлары кысаларында оештырылган иде.
Мамыктан Оксана һәм Сергей Ванчуриннар гаиләсе турында район газетасында күп тапкырлар язганнары бар инде. Һәм һәрчак без алар турында ниндидер яңа нәрсәләр белә торабыз.
Яңа елның беренче көннәре безнең тормыш-көнкүрешебезгә төрле яңалыклар һәм үзгәрешләр алып килде. Россия территориясендә 1 гыйнвардан 200ләп норматив акт үз көченә керде, аларның күбесен тоярга өлгердек тә инде.

9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Районда елның иң яхшы спортчысы игълан ителсә, яшь көрәшчебез Алмаз Мостафин, һичшиксез, җиңүчеләр арасында булыр иде.
Аның төрле дәрәҗәдәге сабантуйларда, мәртәбәле беренчелекләрдә яулаган җиңүләрен санау бик озакка китәр иде. Әмма шулар арасыннан берсенә аерым тукталасы килә.
Яңа ел каникуллары янгын хезмәте өчен чагыштырмача тыныч узган.
2013нче елның 31 декабреннән яңа елның 9 гыйнварена кадәр 125нче янгын часте пультына янгын турында 2 сигнал кергән.

8
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
“Форпост” үзәгенең традицион хәрби-патриотик спартакиадасы өченче ел уздырыла инде
30нчы гыйнварда 19.00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда якташыбыз, “Татар моңы” җыр бәйгесе җиңүчесе, “Болгар” телевизион конкурсы лауреаты Сиринә Зәйнетдинованың концерты була. Якташыбыз бу көнне “Мирас” инструменталь ансамбле һәм иҗатташлары белән нурлатлылар каршында иҗади хисап тотачак.
Концертка рәхим итегез! Билетлар кассада.
Кичә район башлыгы Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәлиулла Кәлимуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International