Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
“Нурлатнефть” операторы көрәш буенча Россия чемпионатында икенче урын алды
2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Районда елның иң яхшы спортчысы игълан ителсә, яшь көрәшчебез Алмаз Мостафин, һичшиксез, җиңүчеләр арасында булыр иде.
Аның төрле дәрәҗәдәге сабантуйларда, мәртәбәле беренчелекләрдә яулаган җиңүләрен санау бик озакка китәр иде. Әмма шулар арасыннан берсенә аерым тукталасы килә. Күптән түгел Алмаз Мостафин Казанда татарча көрәш буенча узган Россия чемпионатыннан икенче урын алып кайтты.
– Бу минем көрәшче карьерамда әлегә иң зур, шуңа да иң кадерле уңышым, – ди Алмаз. – Сүз дә юк, берүзем генә мондый үрләргә ирешә алмаган да булыр идем, иң зур рәхмәтем беренче тренерым Раил Рәхмәтуллинга. Бу чемпионатка да аның белән әзерләндек. Эш урыным “Нурлатнефть” идарәсе җитәкчесе Илгиз Салихов та спортчыларга һәрвакыт ярдәм итеп тора, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең дә көрәшчеләргә игътибары зур.
Әлбәттә, көрәшче үзе тырышмаса, читтән ярдәм белән генә ерак китеп булмый. Бу яктан Алмазны күп спортчыларга үрнәк итеп куярлык. “Нурлатнефть” идарәсендә оператор булып эшли ул, иртән китеп кичен генә кайта, атнаның һәр көнендә диярлек НГДУ спорт комплексына шөгыльләнергә йөри: чемпионатка әзерләнгәндә, кичке уннарга кадәр спортзалда була идем, ди.
– Алмаз, киләсе елдан ниләр көтәсең, планнарың ниндирәк?
– Бик җаваплы чор булырга тора - диплом аласы елым бит, иң беренче максатым да – Әлмәт нефть институтын уңышлы тәмамлап, дипломлы булу. Көрәшкә килгәндә, февральдә Муса Җәлил турнирында, аннан “Татнефть” спартакиадасында уңышлы катнашырга исәп тотам, әлбәттә инде, сабантуй мәйданнарына да чыгармын дим.
Ә без исә Олимпиада елына кергәндә, яшь көрәшченең хыял-максатларын тагы да баетмакчы булдык. Эш шунда, нәкъ әлеге Россия чемпионатында көрәш буенча илкүләм федерация һәм Халыкара ассоциация президенты Җәүдәт Миннәхмәтов 2024 елга кадәр милли көрәшне Олимпия уеннары исемлегенә кертүне максат итәбез, дип белдерде.
– Алмаз, Олимпиадада катнашырга телисеңме?
– Бу һәр спортчы өчен иң югары максат, хыял, әмма аңарчы зур келәмнәргә чыгу яшем узган буладыр инде минем, – диде ул тыйнак кына. Хәер, санап карагач, Алмазның 2024 елда һич тә “пенсионер-көрәшче” яшендә булмаячаклыгы ачыкланды үзе. Аннан, Александр Карелин, Бувайсар Сайтиев кебек дөньякүләм данлыклы көрәшчеләр 33 яшьләрендә дә Олимпия уеннарын ота алдылар бит. Иң мөһиме, яшь көрәшче үзе салган спорт юлыннан исән-имин, уңышлы барсын дип телик.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз