Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Яңа елда нурлатлыларны да яңалыклар көтә
2014 елның 10 гыйнвары, җомга
Яңа елның беренче көннәре безнең тормыш-көнкүрешебезгә төрле яңалыклар һәм үзгәрешләр алып килде. Россия территориясендә 1 гыйнвардан 200ләп норматив акт үз көченә керде, аларның күбесен тоярга өлгердек тә инде.
Сүзне яңалыкларның күңеллеләреннән башларга кирәктер. Мәсәлән, Россиядә минималь хезмәт хакының күләме 5205 сумнан 5554 сумга артачак. Әмма бу артуны халык тоярга өлгерерме, юкмы - анысы бәхәсле. Чөнки 1 гыйнвардан алкоголь, тәмәке һәм бензинга бәяләр артырга өлгерде бит инде. Мәсәлән, моңа кадәр иң арзан аракының ярты литры 177 сум булса, хәзер ул кимендә 199 сум тора. Август аенда ул 220 сум булачак, дип фаразлыйлар. Тәмәке бәяләре хәтта бер ярым тапкырга артачак, дигән сүзләр дә бар. Әмма әлегә бәяләр арту күзәтелми, моны кибетләрдә, киоскларда узган елгы продукциянең сатылуы белән аңлаталар. 1 июньнән исә тәмәкене киоскларда сатуны да тыймакчылар. Аның каравы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр әлегә шул көе кала, үзгәрешләр 1 июльдән гамәлгә керәчәк.
2014 елдан мәгариф өлкәсендә дә үзгәрешләр булачак. Шуларның иң әһәмиятлеләреннән берсе БДИ нәтиҗәләренең элеккегечә ике түгел, ә дүрт ел гамәлдә булуыдыр, мөгаен.
- Моңа кадәр БДИ тапшырганнан соң чыгарылышлар ике ел эчендә уку йортына керә алмый калсалар, нәтиҗәләр юкка чыга һәм укырга керү өчен яңадан имтиханнар тапшырырга кирәк иде. Ә хәзер чыгарылышларның уку йортына керү вакыты бермәбер арта, димәк, шанслары да күбрәк була. Бу мәктәпне тәмамлау белән армиягә китеп барган егетләр өчен дә яхшы булачак, - ди Нурлат районында БДИ буенча координатор Неля Гыйззәтуллина.
Салымнар буенча да үзгәрешләр көтелә. Алар нигездә бәяләре 3 миллион сумнан артыграк торган кәттә автомобильләрдә йөрүчеләргә кагыла, алар өчен салым ставкалары шактый үсә. Районара салым инспекциясенең Нурлат бүлегендә әйтүләренчә, салым ставкалары автомобильләрнең бәясенә генә түгел, егәрлегенә һәм ничә ел кулланылуына да бәйле булачак икән.
Россиядә шактый проблемалыга әверелгән “резин” фатирлар уңаеннан да яңалыклар бар. Бу чит илләрдән килүчеләрне үзләрендә фиктив теркәүчеләргә каршы көрәш чарасы буларак кертелә. Моның өчен хәзер фатир хуҗаларын 3 елга кадәр ирекләреннән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хәер, УФМСның Нурлат бүлеге начальнигы Зөлфирә Хисмәтуллина әйтүенчә, Нурлатта мондый проблема булмаган икән үзе.
Яңа елдан хәрби хезмәтнең дәрәҗәсе дә артырга охшаган. Мәсәлән, хәзер 27 яшенә кадәр нигезле сәбәпсез армия хезмәте узмаганнарны дәүләти һәм муниципаль хезмәткә кабул итмәячәкләр. Шулай итеп, хәзер чиновник булырга теләгән яшь егетләргә башта хәрби комиссариатка барырга туры килмәгәе.
Яңалыклар исә моның белән генә бетми. Алар арасында ашыгыч ярдәм күрсәтү, кәрәзле телефоннар өчен сим-карталар сату, пенсия реформасына кагылышлы һәм башка төрлеләре дә бар. Кыскасы, сөенергә дә, көенергә дә сәбәп җитәрлек!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз