ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Кичә, 14 гыйнвар көнне Биккол авылында халыклар җыены үтте, ул районда быелгы мондый чараларның беренчесе иде. Җыен эшендә шәһәр һәм район башлыгы Равил Кузюров, аның урынбасары Флюра Ногманова катнашты.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 14 гыйнварда “Татмедиа”   матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының еллык киңәшмәсендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов җурналистлар алдына иң беренче итеп шундый бурыч куйды.
Дүшәмбе көнне нурлатлылар Юлиан календаре буенча Искечә Яңа елны билгеләп үттеләр.
13 гыйнвардан 14енә каршы төндә тагы бер кат Яңа ел бәйрәме тойгыларын кичерергә теләүчеләр шактый җыелган иде үзәк чыршы янына.
Районның хокук саклау органнары җитәкчеләренең  төрле дини конфессия вәкилләре катнашында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту җәһәтеннән “түгәрәк өстәл”  артына сөйләшүгә беренче генә җыелулары түгел.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында игълан ителгән “Җиңү” махсус счетына Нурлат коллективлары үз өлешләрен кертә башладылар. Россия саклык банкының 4676 Октябрь бүлекчәсе, Якушкино урта мәктәбе, “Башаккай” һәм “Тиенкәй” балалар бакчалары, Фома һәм Төрнәс авыл җирлекләре башкарма комитетлары, Фома мәдәният йорты коллективлары беренчеләрдән булып кертемнәрен күчерделәр инде.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген, 11 гыйнварьда хакимият бинасының кече залында юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссисе утырышы  муниципаль район башлыгы Равил Кузюров катнашында узды.
Анда 2013 елга нәтиҗә ясалды. Узган ел район юлларында 51 юл – транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, 55е төрле тән җәрәхәтләре алган.
Үткән атнада ТР Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин спорт журналистлары белән очрашу уздырды. Әлеге чарада Нурлат телевидениесе һәм “Дуслык” газетасы вәкилләре дә катнашты.

12
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе
13 гыйнвар көнне кичке 7дән төнге 11гә кадәр  шәһәрнең үзәк чыршысы янында нурлатлыларны Иске Яңа елга багышланган зур бәйрәм программасы көтә.
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтү!
Мөхтәрәм нурлатлылар, райондашлар!
Нурлат районы мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлыйм! Мәүлид – туу дигәнне аңлата.

11
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
12 гыйнвар – Россия Федерациясенең Прокуратура хезмәткәрләре көне. Аны Нурлат шәһәре прокуратурасы коллективы да билгеләп үтә. Рамил Гарифуллин җитәкчелегендә биредә бүгенге көндә 9 кеше эшли, алар районда законлылыкның үтәлеше буенча бурычларны хәл итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International