Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлатлылар экология темасына битараф түгел
2014 елның 10 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасында игълан ителгән экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елына нәтиҗәләр ясалды. Шунысын әйтик, бу чор экологлар гына түгел, ә барыбыз өчен дә әһәмиятле булды: әйләнә-тирә мохитны саклау елы Россия тарихында беренче тапкыр уздырылды.
Шуңа да узган ел азагында Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров видеокиңәшмә үткәргән иде. Ул халыкның экологик белемен арттыруга аерата игътибар бирелгәнлеген билгеләп үтте. Бу хакта безнең районда уздырылган чаралар да сөйли. Экологик тәрбия дигәндә, район һәм шәһәр укучыларының экология мәсьәләләре белән актив шөгыльләнүләре, бу юнәлештәге төрле конкурслар, конференцияләрдә катнашулары турында әйтергә кирәктер. Мисал өчен, 3нче мәктәпнең география укытучысы, Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Татьяна Чибидина өчен узган ел аерата әһәмиятле булды. Иң элек бу уңышны ул үзенең улы һәм укучысы, Идел буе фәнни-гамәли конференциясе, Мәктәп урманчылыкларының республика конкурсы җиңүчесе Александрның Санкт-Петербургтагы Урман академиясенә укырга керүе белән бәйли. Без әлеге егетнең республика исеменнән “Селигер” форумында катнашуы хакында язган идек.
– Шунысы сөенечле, дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш шөгыльләнүләр аңарга һәм күп кенә башка укучыларга тормышларында табигатьне саклауга йөз тоткан юлдан китәргә булышты, – ди Татьяна Чибидина. – Нәкъ менә Экология елында Гөлназ Мусина, безнең мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, КФУның экология факультетына, ә Александр Овчинников Казанда урман белгечлеге бүлегенә укырга керделәр.
Әлбәттә инде, укытучының хезмәте дә зур монда.
– Табигатьне саклау чаралары бик нәтиҗәле булды: көзге акцияләрдә 3000нән артык үсенте утырттык, язын кошларга оялар корабыз, кышкы чорда мәктәп бакчасында һәрвакыт җимлекләр тора, – диде укытучы һәм 8нче сыйныф укучысы Максим Ларинны аерым билгеләп үтте. Ул үсентеләр утырту акциясендә җиңгән икән.
Баксаң, мәктәптәге фәнни берлекләрнең эш нәтиҗәләре дә башка еллар белән чагыштырганда, шактый югары булган.
– Укучылар фәнни-гамәли конференцияләрдә бик киңкырлы фәнни проектлар тәкъдим иттеләр, география, экология, геология кебек табигать фәннәре буенча район олимпиадаларында җиңүчеләр, призерлар саны артты. Алда торган республика олимпиадаларындагы саннар сыйфатлары ягыннан да сөендерер дип өметләнәбез, – ди Т. Чибидина.
2013 ел укытучыга горурланыр өчен дә шактый сәбәпләр тудырды. Моның асылы исә укучыларның өлкәннәргә хас проблемалар белән шөгыльләнүендә. Татьяна Чибидина әйтүенчә, хәзерге вакытта “Менделеев укулары” Россия конкурсында X сыйныф укучысы Данияр Гатинның фәнни-тикшеренү эше катнаша.
...Видеобрифингта экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров әйткәнчә, соңгы елларда нигез салынган һәм Экология елында ныгытылган эшләрне дәвам итәр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Ә иң мөһиме, яшь буынга энтузиастлык белән табигатькә мәхәббәт сеңдерүче кешеләр бар. Димәк, Экология елы төгәлләнсә дә, әйләнә-тирә мохит игътибарсыз калачак дигән сүз түгел.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз