Нурлатта 90 яшьлек сугыш ветеранын котладылар

2014 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
Кичә район башлыгы Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәлиулла Кәлимуллинны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
 I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Октябрь революциясе орденнары иясе  Хәлиулла Кәлимуллович бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлый. Сугыштан соң, 1950 елда туган ягы Иске Кыязлы авылына кайту белән берләштерелгән колхоз җитәкчесе итеп сайлана.  Аннан лаеклы ялга киткәнче Нурлат-Октябрь элеваторын җитәкли. Ике тапкыр “Авыл хуҗалыгы отличнигы” исеменә ия булган якташыбыз бүген тормышына шөкерана итеп төпчек улы Ришат гаиләсе белән яши. Бу көнне юбилее уңаеннан аны хезмәттәшләре, хәрби комиссариат һәм Ветераннар Советы  вәкиләре дә котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International