ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Кичә, 21 гыйнварда, Сәләнгештә гражданнар җыелышы үтте. Анда район башлыгы Равил Кузюров, җирле хуҗалык инвесторы Шамил Яһудин, район һәм шәһәр службалары җитәкчеләре катнашты.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Авыл җирлекләре җыеннарының һәрберсендә участок инспекторларының хисабын тыңлау – гадәткә кергән хәл. Быел да Киекле һәм Яңа Иглай авыл җирлекләре җыеныныда Фәнис Тямаев һәм Алмаз Мөхәммәтҗанов җирлекләрдәге ситуациягә анализ ясап чыгыш ясадылар.
37 миллион 758 мең сумлык капиталь ремонт эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша план нигезендә алып барылачак. Мәктәптә төзекләндерү эшләре якын көннәрдә башланачак икән.
Чәршәмбе көнне Лениногорск шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты –хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона турында Нурлат районы вәкилләре дә чыгыш ясаячак.
Яңа Иглай халкының эшлекле активлыгы 20 гыйнварда үткән авыл җирлеге җыенында катнашучыларда урынлы соклану тудырды. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллинаның җентекле докладында китерелгән саннарны гына күр син: шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү буенча республика программасы башланган 2006 елдан бу төбәктә 220 кеше 48 миллионга якын ташламалы кредит алган, бүген биредә 1012 баш мөгезле эре терлек, 364 баш савым сыеры исәпләнә.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген, 20 гыйнварда шәһәрнең шикәрчеләр бистәсе мәчетендә Мәүлид мәҗлесе үткәрелде. Бу көнне мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны артына 40тан артык хатын-кыз  хатын-кыз һәм 50ләп  ир-ат утырды.
Бүген, 20 гыйнварда “Бердәм Россия” сәяси партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең XIX конференциясе үтте. Конференциядә  делегатлар бердәм тавыш белән бүлекчә секретаре итеп район башлыгы Равил Кузюровны сайладылар.
Бүген, 20 гыйнварда Нурлат муниципаль районы советының XXXVIII сессиясендә Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Әлеге постны биләүгә игьлан ителгән конкурс нәтиҗәләрен сессиядә  комиссия рәисе  Флюра Ногманова игълан итте. Депутатлар каравына 4 кандидат арасыннан Әсгать Габдуллин һәм Габделгазиз Юнысов тәкъдим ителделәр. Гаризаларның бирү даталарына карап, башта Әсгать Габдуллин кандидатурасы каралды.
Быел республикада, шул исәптән Нурлат районында да I Мәктәпләр спартакиадасы үтә. Бүгенге көнгә спартакиаданың муниципаль этаплары төгәлләнде һәм аның нәтиҗәләре буенча район данын республика күләмендә яуклаячак иң көчле мәктәпләр билгеле булды.

19
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе
Мәктәп, балалар бакчасы һәм музей бер түбә астында – Салдакайда бер елдан артык инде берничә функцияне үтәүче учреждение эшли. 
Аның тарихы әле 1988 елда ук башлана, шул чор эчендә шактый үзгәрешләр була, мәктәпне ябалар, әмма 20 ел узгач, аны янә элеккеге хәлендә торгызуга гына түгел, ә балалар тәрбияләү һәм укыту өчен тагы да яхшырак шартлар тудыруга ирешәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International