Нурлатлылар Лениногорскида осталык күрсәтә

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Чәршәмбе көнне Лениногорск шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты –хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона турында Нурлат районы вәкилләре дә чыгыш ясаячак.
Конкурсның район туры җиңүчеләре – “Мәдәният һәм рухилык” номинациясендә Югары Нурлат мәдәният йорты директоры Гөлсинә Фәтхетдинова, “Минем гаиләм – минем һөнәрем”дә Егоркино урта мәктәбе директоры урынбасары Галина Терентьева, “Ел ир-аты–  лидер”да Мәшгульлек үзәге директоры Нәгыйм Сафиуллин, “Ел хатын-кызы. Ел үрнәге”ндә  “Тирмәкәй” балалар бакчасы мөдире Татьяна Фадеева Нурлат районы данын яклаячаклар. Зона турында җиңү яулаган якташ - номинантларыбызны март аенда олы бәйрәмдә Республика җитәкчелеге белән очрашу көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International