Яңа Иглай җирлегендә терлек асрап оталар

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Яңа Иглай халкының эшлекле активлыгы 20 гыйнварда үткән авыл җирлеге җыенында катнашучыларда урынлы соклану тудырды. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Лотфуллинаның җентекле докладында китерелгән саннарны гына күр син: шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү буенча республика программасы башланган 2006 елдан бу төбәктә 220 кеше 48 миллионга якын ташламалы кредит алган, бүген биредә 1012 баш мөгезле эре терлек, 364 баш савым сыеры исәпләнә. Авыл халкы узган ел сөт сатудан 5млн. нан, иттән 6 млн. нан артык керем алган. Бүген биредә 3 крестьян-фермер хуҗалыгы, 1 гаилә фермасы, теплица хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. 8 яшь гаилә республика программасы нигезендә яңа тораклы булган. Авылның барлык социаль объектлары бар, 3 мәчет эшли, 5 зиратның тирәсен акрынлап яңартып киләләр. Авыл җирлегендә башкарылган эшләрнең озын исемлегендә чүплекләрне чиста тоту, күпер ремонтлау, ярминкәләргә йөрү, янгынга каршы ирекле дружина оештыру, тавышлы сигнализация алу, “Иң чиста йорт”, “Иң матур чәчәклек” кебек конкурслар үткәрү, юлларны чистарту кебек күпкырлы мәшәкатьләр яңгырады. Әмма проблемалар исемлеге дә кыска булмады, һәм аларның иң тәҗелләрен авыл җирлеге башлыгы үзе җиткерде.
– Тукай  һәм Иске Иглайга юл кирәк, Тукай поселогына күперне ремонтлау, урам яктырткычларын куяр өчен бишенче линия, обелискларны тәртипләү, Яңа Иглай мәдәният йортына ремонт, яңа үләт базы төзү  кичектергесез эшләрдән, һәм аларны хәл итүдә ярдәм кирәк булачак, – диде оратор залдагыларга мөрәҗәгать итеп. Катнашучы авыл халкыннан кергән сораулар әлеге исемлекне янә тулыландырды. Аларның кайберләре уңаеннан  район башлыгы Равил Кузюров шунда ук чишелеш тәкъдимнәрен  кертә дә барды: әйтик, Тау урамына чиста чишмә суы җибәрү мөмкинлеген республика Экология министрлыгы белгечләрен чакырып урынга чыгып өйрәнү кирәк булачагын  белдерде. Көтүлекләр уңаеннан күтәрелгән сорауны фермерлар һәм районның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына, ә электр баганаларын яңарту проблемасын “Чистай электр челтәрләре”нең Нурлат филиалы белән бергәләп хәл итәргә күрсәтмә бирде. Якты Күл авылын “Чиста су” программасы буенча чиратка куюны районның төзелеш һәм архитектура бүлегенә йөкләде. Терлек асраучыларга азык белән булышу мәсьәләсендә инвесторлар белән уйлашырга, һәм гомумән, шәхси хуҗалык алып баручыларга ничек тә ярдәм күрсәтергә тырышачагын әйтте.
– Якын арада сөт җыючылар белән очрашып, продукцияне сатып алу  бәяләрен яңабаштан караячакбыз, – диде Равил Кузюров инде бер тапкыр бәяләрне арттыруны искә алып. Гомумән, җыеннарда күтәрелгән проблемалар уртак беркетмәгә тупланып, ныклы контрольгә алыначак, диде ул. Әлбәттә, аларның барысын да бер селтәнүдә хәл итеп булмаячагын, моның өчен вакыт һәм средстволар кирәклеген дә яшермәде.
Ә җыен  күңелле моменттан башлануы белән дә халыкны эчкерсез сөйләшүгә көйләде бугай. Бу көнне авылда 60ар ел тату гомер кичергән 4 гаилә – Салих һәм Кәүсәрия Сатдаровлар, Усман һәм Әминә Гайнуллиннар, Гариф һәм Сания Рәхмәтуллиннар, Хәмзә һәм Сания Билдановларга бик матур теләкләр белән истәлек бүләкләре тапшырылды. Авыл җирлеге башлыгы “Иң чиста йорт”, “Иң матур чәчәклек” авыл конкурсларында җиңүчеләргә дә бүләкләр белән җылы сүзләрен кызганмады. Җыен барышында Гүзәлия Лотфуллинаның авыл халкы белән тыгыз аралашып, аларның мәнфәгатьләрен белеп һәм ярдәм итәргә тырышып яшәве сизелеп тора иде, һәм авыллар башында шундый тынгысызлар торганда, күп проблемалар чишелеш табар, дигән фикер беркемдә шик тудырмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International