Нурлат спорт мәктәбендә I мәктәпләр Спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
Быел республикада, шул исәптән Нурлат районында да I Мәктәпләр спартакиадасы үтә. Бүгенге көнгә спартакиаданың муниципаль этаплары төгәлләнде һәм аның нәтиҗәләре буенча район данын республика күләмендә яуклаячак иң көчле мәктәпләр билгеле булды.
Шул көннәрдә балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә һәр төр ярышларда уңышка ирешкән укучыларны бүләкләү тантанасы үтте. Ул көнне спорт мәктәбе җитәкчелеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәгариф идарәсе йөзләгән укучыга грамота-медальләр тапшырды. Тулаем мәктәпләр арасында исә шәһәрдә 2нче, авылларда Яңа Иглай мәктәпләр җиңүче дип табылды, аларга Кубоклар да тапшырылды. Мисал өчен, 2нче мәктәп укучылары йөзү, хоккей, бадминтон, “Көмеш тимераяк” эстафетасында, баскетболда беренче урыннар яулаган. Иглайлылар да күп төрле ярышларда иң көчлеләр булганнар. Призерлар арасында шулай ук 3нче, 1нче, Якушкино һәм Киекле мәктәпләре дә бар иде.
Спартакиаданың муниципаль этабы 11 спорт төре буенча үткәрелде, хәзер укучылар республика этабына әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International