Уртаклык түбәдә генә түгел

2014 елның 19 гыйнвары, якшәмбе
Мәктәп, балалар бакчасы һәм музей бер түбә астында – Салдакайда бер елдан артык инде берничә функцияне үтәүче учреждение эшли. 
Аның тарихы әле 1988 елда ук башлана, шул чор эчендә шактый үзгәрешләр була, мәктәпне ябалар, әмма 20 ел узгач, аны янә элеккеге хәлендә торгызуга гына түгел, ә балалар тәрбияләү һәм укыту өчен тагы да яхшырак шартлар тудыруга ирешәләр. 
– Соңгы елларда шактый мәктәпләр ябылды, – дип сөйли Салдакай башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы директоры Ирина Миндубаева. – Бу хәл безнең авылны да читләтеп үтмәде. Миңа бәхет елмайды әле – 2нче мәктәпкә эшкә урнаштым. Әмма беркадәр вакыттан соң, янә туган мәктәбемә кайттым – аны яңадан ачарга карар кылынды. Дөрес, ул яңа сыйфатта эшли башлаячак иде. Кайчандыр аны нәкъ менә бер бинада мәктәп тә (9 еллык), балалар бакчасы да оештыру өчен төзегән булганнар үзе – баштарак шулай була да. Аннан 11 сыйныфка кадәр укыта башлыйлар, ә бакчаны ябалар. Бәхеткә, хәтта күп еллар узганнан соң да, югалтылганны кайтарып була икән. Һәм менә хәзер бездә янә бер төркем бар, анда 20 бала йөри, ике сыйныфта 18 укучы укый. Шунысын да әйтик, мәктәптә хәзер 4 сыйныфка кадәр укытабыз.
Ә торгызу эшләренә иң мөһименнән булмаса да, әһәмиятлесеннән – яшелчә, җиләк-җимеш бакчасыннан тотынганнар. Ирина Николаевна 2012 елның сентябреннән бергә эшли башлаячак коллегалары белән әле алдан ук сабыйларны тукландыру мәсьәләсен кайгыртырга була. Яшелчәләр утырталар – үстерелгән уңыш ел буена җитә. Узган җәйдә шулай ук участокларында төрле яшелчәләр үстерергә ниятлиләр, нәтиҗә көткәннән дә яхшырак була.  Мондый хәзинәне саклау мәсьәләсен дә үз көчләре белән хәл итәләр. Баз ясыйлар, аны кирпеч белән эчләп тә куялар. Хәтта кирпечен дә үз участокларыннан табып җыялар. Кайчандыр, күп еллар элек биредә теплица кора башлаганнар, әмма төзелешне азаккача төгәлләү насыйп булмый. Ә төзелеш материалының хәзерге көндә кирәге чыгып куя, аларны чистарталар, нормаль хәлгә китерәләр дә, эшкә җибәрәләр.
Әйтергә кирәк, директор Ирина Миндубаева үзе дә, коллективның башка әгъзалары да (ә җитәкчедән кала тагы 9 кеше бар әле) барлык ресурслардан да учреждение, балалар өчен максималь файда алырга тырышалар. Идеяләрне, кем әйтмешли, аяк астыннан ук табалар. Мисал өчен, кайчандыр монда зур спорт мәйданчыгы булган, хәзер андый мәйданнар өчен балалары да җитәрлек түгел, ди директор. Мәйданның бер өлешен бәрәңге утырту өчен файдаланганнар. Бина эчендә кечерәк кенә ике бүлмә булган – аларны бүлүче стенаны алып ташлаганнар да, спорт залы корып куйганнар. Әмма иң беренче чиратта эшче көчләрне нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.
– Аңлашыла ки, башка төрле учреждениеләрдәге кебек үк, бездә дә төрле эшләр шактый күп, – ди директор. – Әмма гел-гел читтән белгечләр яллау кыйммәткә төшәр иде, шуңа да көчтән килгәннең һәммәсен үзебез башкарабыз, якыннарыбыз, гаиләләр булыша. Мәсәлән, стеналарны кышкы каникуллар вакытында буядык, җәен түбә белән шөгыльләндек, моннан тыш, бакчада сезон буе чүп утыйбыз, суын сибәбез. Еш кына бездән шундый кечкенә коллектив белән ничек барысына да өлгерәсез, дип сорыйлар. Моңа ничек җавап бирәсең инде? Минемчә, әлләни сер юктыр монда – без барыбыз да экономияләнгән акчаларның балалар хакына тотылуын аңлыйбыз, сакчыллык ярдәмендә даими рәвештә эшебезнең сыйфатын яхшыртып торабыз. Мәсәлән, күптән түгел генә сатып алынган оргтехника да эшебезне җиңеләйтә. Кер машинасы да, кер киптергеч аппаратлары да сатып алдык. Болар вак нәрсәләр кебек, әмма тормышыбыз шулардан тора да бит инде, һәм әлеге ваклыклар яшәешебез сыйфатына да, уңайлыкка да шактый йогынты ясый. Хәзерге заманда бу аерата сизелә, һәм без балаларыбызның үзләрен җайлы, уңай хис итүләрен телибез.
Яңа елга кадәр бирегә яңа көйләнүче парталар, урындыклар, шкафлар кайтарганнар. “Мондый ортопедик парталарны мин икенче мәктәптә күргән идем, һәм, әлбәттә, шундый нәрсәләрнең үзебездә булуын да теләдем, – ди Ирина Миндубаева. – Балалар бик сөенде, алар яңа җиһазларны кышкы каникул чорында, мәктәпкә театрлаштырылган тамашага килгәч күрергә өлгергәннәр иде инде. Һәм барысы да бәйрәмнәр төгәлләнеп, яңа парталарда укулар башланганлыгын көттеләр”. 
Балалар бакчасына килгәндә, төркем иң заманча биналардан һич тә аерылмый дип кыю әйтергә була. Махсус җиһазландырылган уен зонасы, ашханә, йокы бүлмәсе бар. Соңгысында йокы кирәк-яракларын да балалар күзе сөенерлек булсын дип сайлаганнар. Санузелдан чисталык бөркеп тора, биредә бар нәрсә дә заманча, яңа. Гаҗәп тә түгел, нәкъ менә биредә, Салдакай башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында үз музейлары да барлыкка кил-гән, чөнки бу киләчәк буынны яхшы тәрбияләү өчен янә бер мөмкинлек, дип саныйлар аны оештыручылар. Ә ул исә директорның күптәнге хыялы буларак пәйда булган. Кайчандыр ул шундыйрак нәрсә оештырган икән, авылда музей булган, әмма, гадәттәгечә, хуҗалардан тиешле игътибар җитмәгәнлектән, ул инде тарихта гына калган. Шуңа да бу юлы яңабаштан тотынырга туры килгән. Ирина Николаевнаның үзендә оештырылачак музейда урын алырлык берничә экспонат була инде. Аларга өстәп, узган елның җәй эчендә ул һәм аның коллегалары ярыйсы ук саллы коллекция туплый алалар. Һәм бу уку елы башына музейны ачып та җибәрәләр.
– Беренче көнне үк анда бездәге балалар һәм аларның әти-әниләре булды, – дип сөйли Ирина Миндубаева. – Барысы да, бигрәк тә балалар, соклануларын яшермәделәр, һәммәсенең дә экспонатларны тотып, эшләтеп карыйсы килде. Әйтергә кирәк, без музейны да бит, кем әйтмешли, читтән генә “үле” экспонатларны күзәтү өчен түгел, ә һәркем тарихка үз кулы белән кагылырлык булсын дип оештырдык. Безнең музейны тере дип әйтергә дә була. 
Дөрес, аның музей статусы юк әле, әмма крайны өйрәнү почмагы дип атарга мөмкиндер. Ә коллектив әгъзалары монысын әлләни әһәмиятле дип санамыйлар, иң мөһиме, без балаларга әлеге экспонатлар аша элегрәк тормышыбызның ничек булганлыгын сөйли алабыз, диләр. Экспонатлар арасында туку станогы да, чуваш милли киемнәре, савыт-саба да бар. Иң борынгы әйберләрнең берсе дип кувшин санала. Шунысын әйтик, аның тарихы да үзенчәлекле. Аны йөз еллар элек бер егет сөйгән кызына дип ясый. Әлеге кыз тәкъдим ителгән байлык урынына, егеттән үз кулы белән  нидер ясавын сорый. Әйтүләренчә, алар озак һәм бәхетле гомер иткәннәр, ә бу кувшинны буыннардан буыннарга тапшырып килгәннәр, хәзер исә ул мәктәп музеенда саклана. Хәер, экспозициядә тәкъдим ителгән һәр әйбернең дә үз тарихы бар. Аларны язып баралар һәм киләчәктә барысын да бер китапка тупларга ниятләп торалар. Ә әлегә коллекцияне тулыландыруларын дәвам итәләр. Биредә әлегә сугыш тематикасына экспонатлар бик аз – якын араларда нәкъ менә шул юнәлештә эшләмәкчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International