ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
“Татмедиа” ААҖ “Человеческийй капитал” консалтинг компаниясе белән берлектә  массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре өчен стратегик сессия оештырды. 21–23 февральдә “Идел” яшьләр лагере базасында заманча тренинглар белән үткән әлеге сессиядә безнең җирле телевидение һәм район газетасы җитәкчеләре дә катнашты.
ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов биш еллык депутатлык эшчәнлеге чорында Нурлат районы муниципаль берәмлекләре органнарына, бюджеттан финансланучы оешмаларга, мәктәпләргә һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә 100 миллион сумнан артыклык финанс ярдәме күрсәткән.
Быелгы елга республикада Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Премиясенә кандидатлар исемнәре билгеле булды. Әлеге премияне дәгъвалаучылар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты, тарихи-публицистик әсәрләр авторы Фатих Сибагатуллин да бар.
Кичә Нурлат Мәдәният сараенда зур уңыш белән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов  концерты үтте.

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Биккол мәдәният йортында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен авыл егетләре, ир-егетләре һәм үсмерләре арасында волейбол ярышлары белән бигеләп үттеләр.

23
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Бүген, 23 февральдә Түбән Нурлат бистәсендә сугышчы-интернационалист, егерме яше дә тулмаган көе Әфганстан җирләрендә ятып калган Минашкир Бакиров истәлегенә татарча көрәш турниры уздырылды

22 февраль көнне Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы, тыл, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарын, районның барлык ир-егетләрен  бәйрәм белән котлады


21
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген, 21 февральдә, нурлатлылар үз җирләрендә  Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановны каршы алдылар. Бу көнне Рөстәм Нургалиевич район башлыгы Равил Кузюров озатуында Мамык урманчылыгының Бутаиха янындагы делянкасында  булды. Президент биредә стандарт булмаган йомшак агачны механикалаштырылган  әзерләү барышы белән танышты.
Иртәгә, 22 февральдә, район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада катнаша. ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында узачак чарага Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль конфликтларда катнашучылар чакырулы.
23 февраль-Ватан сакчылары көне Нурлатта яшәүче кайбер әти-әниләр өчен икеләтә бәйрәм. Бу көннәрдә уллары армия сафларында хезмәт итүче әниләр үз балаларының намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International