Ярышларны ачу тантанасында катнашкан райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин бу турнирның унтугызынчы тапкыр уздырылуын ассызыклады һәм Бакиров бәйгесен оештыруда зур өлеш керткәннәрне Мактау грамоталары белән билгеләп үтте. Яшь көрәшчеләргә шулай ук сугышчы-интернационалистлар да, Минашкирның абыйсы Салихҗан Бакиров та уңышлар теләделәр.
Быелгы турнирда исә Нурлат, Түбән Нурлат, Югары Нурлат, Иглай, Чулпан-Елаур көрәшчеләре көч сынашты. Келәмгә 130дан артык көрәшче чыкты. Җиңүчеләр һәм призерларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, күп санлы иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән грамота-медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.