ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 26 февральдә,  “Южная”  агрофирмасы” ОООсы базасында үткән район авыл хуҗалыгы семинары бер вакытта ике – язгы чәчүгә әзерлек һәм терлекчелектә көтүне яңарту темаларына багышланды. Район башлыгы Равил Кузюров, районның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, барлык хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре  катнашында үткән семинарның беренче өлеше агрофирманың машина-трактор паркында үтте.
Бүген, 26 февральдә Нурлатның үзешчән артистлары “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Җырлыйк әле”  программасына язылуга сайлап алу турын уздылар. Сайлап алу турында “Җырлыйк әле”  проектының җитәкчесе Нәҗип Бәдретдинов та катнашты.
Бүген шәһәр Мәдәният сараенда район авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп укучылары, республика, район дин әһелләре катнашында узган сөйләшү берничә мәсьәләне үз эченә алган иде.
Бүген, 26 февральдә Нурлат муниципаль районының террорга каршы комиссиясенең утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Равил Кузюров алып барды.
Алда торган дәүләт йомгаклау аттестациясенең кайбер яңалыклары турында сишәмбе көнне узган видеобрифингта хәбәр иттеләр.
Кичә, 25 февральдә  район делегациясе Нурлат районыннан Казанда, аграр университетта укучы студентлар белән очрашып кайтты. Бүген анда 60тан артык укучыбыз бар икән.
Нурлат районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова җитәкчелегендәге әлеге делегация составында нигездә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре иде.
Атна башыннан “Жилэнергосервис” җәмгыяте хезмәткәрләре шәһәрдәге светофорларны ремонтлауга кереште. Эш шунда шәһәрдәге 8 светофор суыкларда өзелеп торган булган. Җәмгыять хезмәткәрләре үз көчләре белән аларны тәртипкә китермәкче.
Ярышларда Чулпан, Фома, Зирекле авылларыннан 50 бала катнашты. Алар районның дин әһелләре әзерләгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
14–28 февральдә Татарстан Республикасында барган Яшь сайлаучы көннәре кысаларында шәһәр гомумбелем бирү учреҗдениеләренең юграы сыйныф укучылары, аграр техникум студентлары арасында “Сайлар вакыт” исемле мәгълүматый-хокукый сәгатьләр уздырылды.
Гимназиядә белем алучы 8 кадет парашюттан сикерү буенча 3нче разрядка ия булдылар.
Ватан сакчылары көне алдыннан Минзәлә аэроклубында узган ярышларда Нурлаттан да 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International