Район башлыгы Салават концертына кунаклар чакырды

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
Кичә Нурлат Мәдәният сараенда зур уңыш белән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов  концерты үтте. “Салават” җыр театрының 25 еллыгына багышланган тамашада композитор һәм җырчы Фирзәр Мортазин, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның чыгышларын да халык алкышлап каршы алды.Концертка район башлыгы исеменнән чакыру алучылар арасында сугыш һәм тыл ветераннары белән бергә  “Нурлат сөте” хуҗалыгында эшләүче Сингатуллиннар гаиләсе дә бар иде. Озак еллар хуҗалыкта механизатор һәм савучы булып эшләүче Ринат һәм Рузалия әлеге чакыруны үзләренә күрсәтелгән зур хөрмәт итеп кабул иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International