Биккол егетләре спортта сынатмый

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе
Биккол мәдәният йортында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен авыл егетләре, ир-егетләре һәм үсмерләре арасында волейбол ярышлары белән бигеләп үттеләр. Уеннар бар яшь категориясен дә үз эченә алганга, чараны тамаша кылырга да халык күпләп җыелды. Ә ярышларда үсмерләр командасы – беренче, ир-егетләр – икенче, буйдак егетләр – өченче урыннарны алды. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башкарма комитеты әзерләгән медальләр һәм туп тапшырылды. Ә азактан ир-егетләрне авыл хатын-кызлары әзерләгән өстәлләр артына чакырдылар. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International