Гимназия базасында агымдагы елда ачылган кадет сыйныфында Ватан сакчылары көне алдыннан кадетлар “ант” бирә. Биредә бар да армия хезмәтен хәтерләтә: 60лап кагыйдәне үз эченә алган кодексны һәр кадет яттан өйрәнгән. Хәрби яки гражданлык өлкәсендә үз иленә файдалы кеше булып үсәргә тиеш алар.