Нурлатка Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов килде

2014 елның 21 феврале, җомга
Бүген, 21 февральдә, нурлатлылар үз җирләрендә  Татарстан Президенты Рөстәм Миннехановны каршы алдылар. Бу көнне Рөстәм Нургалиевич район башлыгы Равил Кузюров озатуында Мамык урманчылыгының Бутаиха янындагы делянкасында  булды. Президент биредә стандарт булмаган йомшак агачны механикалаштырылган  әзерләү барышы белән танышты. Эш шунда: Татарстанда әлеге материалны эшкәртүнең үз юлы барлыкка килде,  быел Алабуга ирекле икътисадый зонасында төрек компаниясе агач эшкәртү заводы ачып, анда МДФ, ДСП, ишек панельләре, фанера кебек төзелеш материаллары җитештерәчәк. Әлеге заводны чимал белән “Урман” ДБУсы, шул исәптән Нурлат урманчылары да тәэмин итә. Рөстәм Миннехановның эш визитының төп максаты  - Нурлат муниципаль районы Советы сессиясендә катнашу булды. Аның эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин катнаштылар.
Сессиядә нурлатлылар 2013нче елга нәтиҗәләр ясадылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Тема буенча доклад белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров чыгыш ясады. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов нурлатлыларны республиканың социаль-икътисади казанышлары белән таныштырды. Нурлат муниципаль  районы нәтиҗәләренә бәя биреп, Рөстәм Нургалиевич биредә билгеле бер уңышлар бар, әмма активрак эшләү кирәк, дип билгеләп үтте. “Сезнең кайда басып торуыгыз түгел, ә кая баруыгыз мөһим”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International