ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе
Дүшәмбе  Россиядә Экологик белем көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне район мәктәпләорендә төрле экологик акцияләр уздырылды. Ә  шәһәрнең 1 нче урта мәктәбенең 7 сыйныфы укучылары өчен Чисталык дәресе үтте.
Районда язгы чәчү эшләре тәмамлану ягында.
Кичә, 12 май көнне, районнан 11егет армия сафларына китте. Хәрби комиссариатта әйңтүләренчә, нурлат егетләре Россиянең төрле төбәкләренә җибәреләчәк икән. Егетләрнең чираттагы партиясе – 12 егет 20 майда озатылачак.

12
май, 2014 ел
дүшәмбе
12 майда Нурлатта Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Зәки Тимерҗанов кабере өстендә истәлек тактасы ачтылар. Бу көнне митингка ветераннар, нефтьчеләр һәм район җитәкчелеге җыелган иде. Чарада катнашкан “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев,  район башлыгы Равиль Кузюров, “Татбурнефть” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Шәфигуллин һәм хезмәттәшләре 41 ел гомерен нефть тармагына багышлаган атаклы бораулаучыны  матур хатирәләр белән искә алдылар. Чара нефтьчеләрнең үз ветераннарын олылау традициясе чагылышы иде.
Шәһәрдә тычкан бизгәге авыруына китергән сәбәпләрне бетерү юлларын карарга, балалар учреҗдениеләрен сөт һәм ит продукциясе белән тәэмин итү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә, районда янгын куркынычсызлыгы айлыгын имин үткәрү уңаеннан һәр җитәкченең шәхси җаваплылыгын арттырырга, санитар икеайлык чараларына бармак аша караучы җитәкчеләргә хәлне төзәтер өчен бер атна вакыт бирергә–дүшәмбе көнне район башлыгы Равил Кузюров үткәргән оператив киңәшмә беркетмәсенә нигездә шундый карарлар теркәлде.
Бүген, 12 майда районара почтамт җитәкчелеге хат ташучылар белән киңәшмә үткәрде. Сөйләшүдә төп тема итеп 2014 елның икенче яртыеллыгына әбунә кампаниясен уңышлы оештыру мәсьәләсе куелган иде. 

10
май, 2014 ел
шимбә
Бүген Нурлатта ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин булып китте.

9
май, 2014 ел
җомга
Традиция буенча, шәһәр-районда Җиңү бәйрәменә багышланган күпсанлы ярышлар да шактый спортчыларны үзенә җыйды.
Традиция буенча, бу көнне районда бик бай бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Иртән иртүк нурлатлылар гаиләләре белән Хәтер һәм Дан мемориалына ашыкты. Сәгать 9да “Җиңү Йолдызы” дип аталган тантаналы митинг башланды.
Бәйрәм митингына кадәр Тарн-Варда сугыш елларында Нурлатның эвакогоспиталендә төрле яралардан һәлак булган туганнар каберлегендә истәлекле мемориал ачу тантанасы булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International