Экологик белем – өстенлекле юнәлешәрнең берсе

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Дүшәмбе  Россиядә Экологик белем көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне район мәктәпләорендә төрле экологик акцияләр уздырылды. Ә  шәһәрнең 1 нче урта мәктәбенең 7 сыйныфы укучылары өчен Чисталык дәресе үтте.
- Әлеге дәресне чисталык икеайлыгы кысаларында шәһәрнең 1нче урта мәктәбе белән бергә оештырдык, - район экологы  Рөстәм  Ногъманов. – Бүген 7нче сыйныф укучылары белән каты көнкүреш калдыклары темасына сөйләштек. Аларның килеп чыгу һәм утильләштерү проблемаларын күтәрдек. Әлеге чараларны кече сыйныфларда үткәрүебез балаларда экологик тәрбия булдыру максатыннан. Мондый чаралар районның башка мәктәпләрендә, киңәйтелгән аудитороиядә узачак.
Иң беренче тапкыр дөньяда экология темасы 1972 елда күтәрелә. Ә хәзер әлеге тема иң актуальләрдән санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International