15 майдан 30 майга – әбунәчеләр өчен акция

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Бүген, 12 майда районара почтамт җитәкчелеге хат ташучылар белән киңәшмә үткәрде. Сөйләшүдә төп тема итеп 2014 елның икенче яртыеллыгына әбунә кампаниясен уңышлы оештыру мәсьәләсе куелган иде. Хат ташучылар алдында “Дуслык”(“Дружба”,”Туслах”) газетасы баш мөхәррире Сәкинә Хәйруллина да чыгыш ясады. Ул әбунә барышында укучыларны кызыксындыру максатыннан редакция тарафыннан үткәреләсе чараларны бәян итте, бергәләшеп эшләргә чакырды. Шунда ук баш мөхәррир “Татмедиа” ААҖ тарафыннан хат ташучылар арасында игълан ителгән конкурс шартлары белән дә таныштырды. Районара почта бүлекчәсе начальнигы Рәфис Ногманов сүзне дәвам итеп, 15 майдан 30 майга кадәр Россия почтасы тарафыннан әбунәчеләр өчен акция игълан ителүен хәбәр итте, аны тулы куәтенә файдаланырга чакырды. Аннан почтачылар агымдагы мәсьәләләрен карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International