ЭШЛЕКЛЕ ДҮШӘМБЕДӘГЕ КАРАРЛАР СҮЗДӘ ГЕНӘ КАЛМЫЙ

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Шәһәрдә тычкан бизгәге авыруына китергән сәбәпләрне бетерү юлларын карарга, балалар учреҗдениеләрен сөт һәм ит продукциясе белән тәэмин итү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә, районда янгын куркынычсызлыгы айлыгын имин үткәрү уңаеннан һәр җитәкченең шәхси җаваплылыгын арттырырга, санитар икеайлык чараларына бармак аша караучы җитәкчеләргә хәлне төзәтер өчен бер атна вакыт бирергә–дүшәмбе көнне район башлыгы Равил Кузюров үткәргән оператив киңәшмә беркетмәсенә нигездә шундый карарлар теркәлде. Аларның сүздә генә калмаячагына ышанырга була, чөнки бу көнне район советының аппарат җитәкчесе Александр Токарев алдагы киңәшмәдә кабул ителгән карарларның үтәлеше турында хисап тотты. Бу көнне чыгыш ясаучы районның баш санитар табибы Дилүсә Әндарова шәһәрдә тычкан бизгәгенә китергән  сәбәпләр–хуҗасыз бакчачылык ширкәтләре, иске ташландык гаражлар, сарайлар белән беррәттән ЖЭУларның дератизацияне тиешле күләмдә үткәрмәүләрен дә әйтеп үтте. Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин әлегәчә санитар икеайлыкка кушылып җитә алмаган оешмаларны конкрет атады һәм район башлыгы аларга хәлне төзәтергә конкрет вакыт та бирде.
–Санитар чистартуда бердәм эшләүдә үзара аңлашу җитми. Нинди генә министрлыкка, ведомствога карасагыз да сез үзеген яшәгән гомумшәһәр чараларында актив катнашырга тиешсез,–дип Равил Кузюров мәсьәләне катгый куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International