Нурлат игенчеләре бәйрәмнәрне басуда үткәрде

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Районда язгы чәчү эшләре тәмамлану ягында. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда нигездә сабан бодае, азык культуралары, көнбагыш чәчү бара, шикәр чөгендере басуларында чәчү эшләре тәмамланып килә. Бүгенге көндә планлаштырылган мәйданнарның 82 процентында чәчү тәмамланган. Хуҗалыкларда инде авыл хуҗалыгы культураларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы бөркү башланды. “Сөләйманов Ә.И” КФХсында, “Южная” агрофирмасында һәм “Билярск ВЗП”да бу эшкә беренчеләрдән булып керештеләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International