Туганнар каберлегендә мемориал ачылды

2014 елның 9 мае, җомга

Бәйрәм митингына кадәр Тарн-Варда сугыш елларында Нурлатның эвакогоспиталендә төрле яралардан һәлак булган туганнар каберлегендә истәлекле мемориал ачу тантанасы булды.  Бу – районда Бөек Ватан сугышы чорындагы бердән-бер туганнар каберлеге. Мемориалны ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Равил Кузюров әлеге игелекле эшнең инициаторы булган “Татарстан – Новый век. Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый оешмасының Нурлат территориаль бүлегенә һәм "МАКОЙЛ" ЯАҖга финанс ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. 

– Бу эшне башлап җибәрүдән очлап чыгуда әлеге оешмалар җитәкчесе Дамир Ишкинеевка  рәхмәтлебез, - диде район башлыгы үз чыгышында. 

Мемориалны урнаштыру, территорияне төзекләндерүдән тыш, биредә коймалар алмаштырылган. Шунысы сөенечле, әлеге туганнар каберлеге артыннан шәһәрнең 4нче урта мәктәбе укучылары шефлык алып бара. РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Дамир Ишкинеев һәм Нурлат районы ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова әлеге митингта чыгыш ясадылар. Шунна соң делегация агачлар утыртуда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International