Нурлатка яңа баш табиб билгеләнде

2014 елның 10 мае, шимбә

Район башлыгы Равил Кузюров озатуында ул беренче эш итеп районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашты, тармак алдында торган беренчел бурычларны бәян итте. Әлеге төп бурычлар–үлем дәрәҗәсен киметү, халык санының тотрыклы үсешенә ирешү. Моның өчен, диде министр, грамоталы дәвалау гына җитми, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, профилактик эшнең яңа формаларын эшкә җигү дә кирәк. Пациентларга карата тупаслыкны, игътибарсызлыкны тамырдан юкка чыгару, хезмәткәрләрнең һөнәри белемнәрен һәм категорияләрен күтәрү дә өстенлекле бурычлардан аталды.Министр шунда ук районның баш табибын да тәкъдим итте. Әлеге вазифага һөнәри үсешнең күп баскычларын үткән, соңгы 11 елда Аксубай район хастаханәсен җитәкләгән Марат Рафаэль улы Йосыпов билгеләнде.

–Бер дигән җитәкче, грамоталы дәвалаучы, ТРның атказанган табибы,–диде Адель Вафин һәм коллективка аның башлангычларын хуплап кына калмаска, ә хәлне яхшырту өчен инициатива күрсәтергә дә чакырып мөрәҗәгать итте. Министр 7 ел дәвамында Нурлат сәламәтлек саклау тармагын җитәкләгән Илшат Солтановка хезмәте өчен министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды, шундый ук хат район башлыгы Равил Кузюровтан да булды.

–Тормыш яңа бурычлар куя, аларны хәл итүгә яңача якын килү таләп ителә,–диде Равил Әфраимович Марат Йосыповны яңа вазифасы белән котлап,–һәм без яңа җитәкчегә бу уңайдан зур өметләр баглыйбыз, һәрдаим ярдәм күрсәтергә ышандырабыз.

Министрның  визиты үзәк хастаханәнең тудыру корпусында ремонт барышын карау белән тәмамланды. Анда төзүчеләр һәм подрядчылар катнашында ремонт эшендә туган төп сорауларга ачыклыклар кертелде. Министр да, район башлыгы да ремонтны сыйфатлы үткәрүне, аның тиешле стандартларга туры килүен төп таләп итеп куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International