ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга
Узган атнадан башлап “Җылылык челтәрләре” җәмгыяте хезмәткәрләре районның 13 белем бирү учреждениесендәге мини-котельняларда җылылык казаннарын яңага  алмаштыра башлады. 

“Тимер юл – аерата куркыныч зона” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсында катнашкан Нурлат тимер юлчылары балаларына көтелмәгән һәм күңелле сюрприз ясадылар – әлеге бәйге өчен өстәмә бүләкләүләр оештырылды. 

Нурлат спорт мәктәбе футболчылары “Күн туп” республика турнирыннан өченче урын белән кайттылар.


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кичә районда ЮХИДИ һәм район экологик службасының “Чиста һава” исемле уртак акциясе үтте.

–Бәйрәмне матур күрсәткечләр белән каршы алабыз, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шаһиев. -  Исерекләр белән юл һәлакәтләрен киметү өчен көрәшәбез. 
Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе каршындагы бассейнда су тутыра башладылар. Җылы су бирү мәсьәләсе уңай хәл ителгәндә, анда тиз арада су коенырга яратучыларны кабул итәргә мөмкин булачак.

Бөтенроссия “Уяв” бәйрәмендә быел билбау көрәшендә һәм спорт-күңел ачу бәйгеләрендә җирле 15 хөкемдар эшләячәк. Быелгы бәйрәмдә беренче тапкыр шахмат ярышлары да оештырылачак, дип хәбәр иттеләр безгә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә. 

Сайлау алды кампаниясе башланганга айга якын вакыт узды инде. ТР Дәүләм Советына V чакырылыш депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында Нурлатның территориаль сайлау комиссиясе “Сайлау участогына юл” проектын гамәлгә ашыра башлады.
Нурлатлы Григорий Шугаев юртаклар да быелгы йөгерү сезонын башлап җибәрде. Әле май азагында ук Казан ипподромында узган ярышларда аның Реплика Гис биясе төркем призында өченче килде. Аннан ипподромда уздырылган чираттагы йөгерү көнендә 1600 метрлы дистанцияне беренче булып узды. Ә Казан Сабантуенда шул ук юртак 1600 метрлы дистанциядә үз ишләре арасында янә төп призны отты.
Колбай Мораса авылындагы балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеена килеп җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International