Сайлау участогына юл

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Сайлау алды кампаниясе башланганга айга якын вакыт узды инде. ТР Дәүләм Советына V чакырылыш депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында Нурлатның территориаль сайлау комиссиясе “Сайлау участогына юл” проектын гамәлгә ашыра башлады.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе, ә быелдан Нурлат һәм Чирмешән округ сайлау комиссиясе рәисе дә Линар Манәпов әйтүенчә, проект берничә этапта уза. Әлеге проект мөмкинлекләре чикәләнгән кешеләрне сайлау хокукларын тәэмин итүгә юнәлтелгән булганлыктан,  “Кулай тирәлек” программасы тормыша ашыру белән аһәңдәш тә. Аның кысаларында узган елдан алып сайлау участоклары юнәлешендә (ә алар еш очракта мәктәпләрдә урнашкан була) җәяүлеләр өчен тактиль плиткалы юл аша чыгу урыннары, пандуслар ясалды. Хәзер шәһәр сайлау комиссияләре әгъзалары инвалидлыклары булган гражданнарның мохтаҗлыклары буенча мәгълүмат туплыйлар, анкеталаштырулар үткәрәләр. Сәламәтлекләре аркасында участокка үзләре килә алмаучы сайлаучыларның гаризалары буенча, андыйлар өчен тавыш бирү өйләргә килеп уздырылачак.
Безнең территориаль сайлау комиссиясендә 2-31-85 номерлы “кайнар линия” телефоны эшли, аның буенча көн дәвамында сораулар кабул ителә, – ди Линар Нурисламович. – Шалтыратулар бар. Еш очракта алар читтә сайлауга рөхсәт кәгазенә кагылышлы була, андыйларның күпчелеге студентлар. “Сайлау участогына юл” проекты кысаларында да сораулар керә. Безнең төп бурычыбыз – республика үсешендә әһәмиятле булган әлеге сайлауларда һәр нурлатлының да үз сайлау хокукларын гамәлгә ашыра алуына ирешүдә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International