ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Кичә районда берьюлы берничә социаль мөһим объект үз ишекләрен ачты. Әлеге сөенечле вакыйгаларны нурлатлылар белән  ТР Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм башка рәсми затлар да  ўртаклаштылар. 


5 июльдә аэропорт территориясендә “Уяв”  VIII Бөтенроссия чуваш сәнгатенең милли бәйрәме  узачак!

Шул көннәрдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы вәкилләре Чистайда  “КИСИ” (клуб интеллектуального современного искусства) – 2014”  интеллектуаль уенында катнаштылар. 
Район хуҗалыкларында комбайннарны уракка әзерләү бара. Быел районда 89 кыр корабы басу-кырларга чыгар дип планлаштырыла. Ремонт белән бергә хуҗалыкларда комбайнчылар туплау эше дә дәвам итә. 
“Казан-Арена” спорт сараенда узачак әлеге мәҗлес 3 меңләп кешегә исәпләнгән. Республика ифтар ашы бездә икенче тапкыр үткәрелә инде, аның беренчесе 2011 елда узган иде.

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Коммуналь хезмәтләргә тарифлар соңгы мәртәбә бер ел элек арткан иде. Һәм менә бүгенге көннән су белән тәэмин итүгә һәм су бүлүгә, электр энергиясенә, җылылык һәм газга тарифлар янә кыйммәтләнде.

Күптән түгел безнең район газетасы Кара диңгез буенда булып, үзенең яңа укучыларын тапты.

Болгар тарихи- археологик комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Бу – Россиядән 2005 елдан соң әлеге Исемлеккә кертелгән беренче мәдәни объект. Ул Исемлектә 1002 нче номер булып теркәлде. Әлеге шатлыклы вакыйгага нурлатлыларның мөнәсәбәте ниндиерәк –сораштыруыбыз шул хакта.

Фермер хуҗалыкларында сыерларның баш саны арта, диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә. Ел башы белән чагыштырганда, бездә сыерлар саны 200 башка артыграк теркәлгән. Моны алар  фермерларның Грантлар отуы, сөткә бәя үсү белән бәйлиләр. Әлбәттә, ел дәвамында халык арасында алып барылган аңлату эшләренең дә тәэсире булмый калмагандыр, дип нәтиҗә ясыйлар.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
2014нче елны Нурлатта  Юллар елы дип атарга мөмкин. Юлларда гына түгел, йорт яны территорияләрендә дә зур күләмле ремонт эшләре бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International