Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Колбай Мораса балалар бакчасына 50 яшь тула
2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Колбай Мораса авылындагы балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеена килеп җиткән.
1964 елдан бирле авылда эшләүче балалар бакчасы шул гомер эчендә өч бинаны алмаштырырга өлгергән. Кыскасы ул шул гомер эчендә беркайчан да үз ишекләрен япмаган. Моңа колбай морасалылар гына түгел, күрше-тирә авыллар халкы да, аеруча әти-әниләр сөенеп туя алмый.
Бакчага 31 ел гомерен биргән тәрбияче Әлфия Фәсхиева әйтүенчә, бакчаның озын гомерле булуына заманында җирле хуҗалык һәм авыл Советының ярдәме зур булган икән.
– Балалар бакчаларын кыскарткан заманнарда, безгә аның җилен шул чактагы җитәкчләребез тидертмәде, - ди тәрбияче шундый олы җанлы җитәкчеләр булуына сөенеп. – Заманында балаларны тулысынча ашатуны колхоз үз җилкәсенә алган иде. Ул чорда безнең бакчаның ябылмавының төп сере дә әнә шул. Хәзер без район мәгариф идарәсе балансында, шуңа да бар кайгырту алар җилкәсендә.
2000 елдан бирле яңа бинага күчкән балалар бакчасы барлык таләпләргә туры килә. Бакчаның үз котельнясы булу бик зур плюс. Бина бик җылы, бүлмәләр иркен, аерым уен залы, йокы бүлмәсе бар, кыскасы, өй атмосферасы хөкем сөрә монда. Әлеге уңайлыкларга бакча җитәкчелеге генә түгел, әти-әниләр дә шөкерана итеп туя алмый.
1997 елдан бирле бакча мөдире булып эшләүче Гөлия Мәхмүтова әйтүенчә, җирлектә яшим, эшлим, дигән кешегә тиешле шартлар бар үзе.
– Халыкка тормыш итәр өчен безнең җирлектә инфраструктура әйбәт, - ди мөдир. – Эшләгән кешегә эше, укырга мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, медицина пукты, почта бүлекчәсе, саклык банкы филиалы, кибетләр һәм башкалар- барысы да бар. Шөкер, авылыбызда яшьләр дә төпләнеп кала, сабыйлар да туып тора. Әле ел башыннан гына 6 бала дөньяга килде. Безнең бакчага барлыгы 12 бала йөри. Нигездә алалар үзебез авылныкылар. Һәр балага күңел җылысы, мәхәббәт һәм наз бирергә тырышабыз, уку һәм өйрәтү процессын инновацион программалар ярдәмендә алып барабыз. Әмзә, Әлмәт авылларыннан йөртүчеләр дә бар. Быелгы чыгарылышта ике бала мәктәпкә 1 сыйныфка китә, алар урынына тагын 2 бала килергә тора.
Бакчада төрле яшьтәге сабыйларны берләштергән төркем оештырылган.
– Тәрбия һәм уку ике телдә алып барыла, - ди тәрбияче. – Баланы кече яшьтән мөстәкыйль, аралашучан, актив, кызыкчынучан итеп тәрбияләргә тырышабыз, фикерләү, иҗади сәләтен үстерү өстендә дә даими эш алып барабыз. Көненә 4 тапкыр ашату оештырылган. Бар да Федераль дәүләт таләпләре нигезендә алып барыла.
Әлегә бар дә әйбәт, кыскарту җилләре генә ишек шакымаса ярар иде, дип борчыла бүген бакча коллективы. Бу яктагы якын-тирә авыллар өчен дә бердәнбер балалар бакчасы бит ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз