Нурлатта автомобильләрне "дөрес булмаган" чыккан газларга тикшерделәр

2014 елның 3 июле, пәнҗешәмбе
Кичә районда ЮХИДИ һәм район экологик службасының “Чиста һава” исемле уртак акциясе үтте.
Аның кысаларында бензинда эшләүче йөк һәм җиңел автомобильләр тикшерелде, һәм шул рәвешле, аларның торбаларыннан бүленеп чыгучы газның талдәпләр туры килү-килмәвен билгеләделәр. Бу максатлар өчен ТР Экология министрлыгының Көньяк-көнчыгыш идарәсеннән махсус җайланма кайтартылган иде. Таләпләрне бозган машина хуҗаларына 500әр сум штраф салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International