ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй районында үткән республика семинар- киңәшмәсенә район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә бер төркем аграр сектор җитәкчеләре китсә, районның авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре аны видеорежимда тыңладылар. 
Бүген, 7 июльдә  Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының икенче этабы старт алды. Бердәм расписание нигезендә өстәмә имтиханнар 7-16 июльдә узачак. 
Бу көннәрдә район авыл хуҗалыклары фермаларында ремонт эшләре дәвам итә.  “Агроразвитие” хуҗалыгының Егоркино бүлекчәсендә төзекләндерү эшләре  ике фермада төгәлләнгән дә инде. Биредә эшләр 4 бинада башкарылачак. Ремонтны  ферма хезмәткәрләре үзләре эшли.  Шундый ук төзекләндерү эшләре “ИРС” хуҗалыгының Камышлы бүлекчәсендә дә дәвам итә.
Бүген, 7 июльдә район башлыгы Равил Кузюров һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  Ислам Сафиуллин Зәйдә уза торган Республика семинар-киңәшмәсе эшендә катнашалар.  
Гимназиянең кадетлар сыйныфында укучы 10 бала Симферопольдә ял итеп кайтты. 


5
июль, 2014 ел
шимбә
Бүген, 5 июльдә Нурлатта “Уяв” сигезенче Бөтенроссия чуваш мәдәнияте милли бәйрәме узды. 
Бүген, 5 июльдә, Казанда "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлегенең XXII конференөиясе уза. Анда Нурлат җирле бүлекчәсеннән 6 делегат катнаша.

4
июль, 2014 ел
җомга
Бу атнада гына районның 5 мәктәбе 20 ноутбук белән тулыланды. Мәгариф һәм фән министрлыгы аша бирелгән ноутбуклар шәһәрнең 4, 8, Якушкино урта мәктәпләренә һәм гимназиягә тапшырылган.
Районда “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе дәвам итә. Шул көннәрдә генә районның ике предприятиесе – “ТНГ-НурГИС” һәм “Девон-Кредит” банкы беренче сыйныфка баручы Миләүшә Кәбирова белән Дарья Романовага мәктәп кирәк-яраклары тапшырганнар.
Бүген, 4 июльдә берничә ай директорсыз торган шәһәрнең 8нче урта мәктәбенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул – моңа кадәр Биляр Озеро урта мәктәбен җитәкләгән Алефтина Граф.  28 ел педагоглык стажына ия булган Алевтина  Граф шуның 20 елын директор вазифасында эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International