Кышка әзерлек бара

2014 елның 4 июле, җомга
Узган атнадан башлап “Җылылык челтәрләре” җәмгыяте хезмәткәрләре районның 13 белем бирү учреждениесендәге мини-котельняларда җылылык казаннарын яңага  алмаштыра башлады. 
Дәүләт программасы нигезендә бу эшләр Югары Нурлат, Якушкино, Бикүле, Әмзә, Әлмәт һәм башка мәктәпләрдә башкарылачак. Эшләрне предприятие хезмәткәрләре 1 авгуска төгәлләргә планлаштыра. Моннан тыш, җәмгыять хезмәткәрләре котельняларны ремонтлау, трассаларны яңарту эше белән дә мәшгуль.
– 4 котельня сезонга әзер, - ди  җәмгыять директоры Рамил Шарапов. – Хәзер техник күзәтчелек хезмәткәрләрен көтәбез. Алар кабул итәргә тиеш. Моннан тыш, быелгы сезонда 500 метр арада тузган трассаны яңага алмаштырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International