ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2014 ел
җомга
Футбол буенча шәһәр беренчелегенең беренче әйләнеше төгәлләнде. Быел беренчелектә АТП-1, АТП-2, РИТЭК, “Нурлатнефть” НГДУсы, “Шикәрче” һәм ДЮСШ командалары көч сынаша. Әлегә лидер турында анык кына берни әйтеп булмый. Ярышларның баш хөкемдары Шамил Тюкаев әйтүенчә, бөтен көрәш тә алда әле. “Уеннар кискен бара. Объектив сәбәпләр аркасында кайбер матчларны кичектереп торырга туры килгәли, шуңа да турнир таблицасындагы урыннар турында сөйләргә иртәрәк әле”, – ди ул. 

Бүген, 11 июльдә “АгроРазвитие+” җәмгыяте базасында район башлыгы Равил Кузюров терлекләрне кышлатуга һәм урып-җыю техникасын уракка әзерләүгә багышланган семинар үткәрде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.

Бүген, 11 июль көнне  ТРда  кеше хокуклары буенча вәкилнең Нурлаттагы ярдәмчесе   Идрис Кәримов  Екатеринбург өлкәсендәге Елань хәрби гарнизонына  китте. 
Бүген, 11 июльдә  иртән Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров поликлинада капиталь ремонт барышын карады.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өстәлендә – июньнең уннарыннан үз помидорлары һәм кыярлары, 100 ләп банка кыярны инде кышкылыкка маринадларга өлгергәннәр. 
Нурлат картлар һәм инвалидлар йорты шушы араларда гына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау  министрлыгы аша инвалидларны реабилитацияләү максатларына миллион ярым акча алды. 
Ул күпсанлы Интернет- кулланучыларга Татарстанның яңа йөзен күрсәтәчәк.

Футбол буенча шәһәр беренчелегенең беренче әйләнеше төгәлләнде. Быел беренчелектә АТП-1, АТП-2, РИТЭК, “Нурлатнефть” НГДУсы, “Шикәрче” һәм ДЮСШ командалары көч сынаша. 
Районда 2014-2015 елларга балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә комплектлау дәвам итә. 1 июньнән старт алган комплектлау барышында “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүматлаштыру системасы аша 500гә якын бала бакчага юллама алган.  Бу эш районда 31 августка кадәр барачак, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсендә.
Республикада Ураза гаете 28 июльдә, ә Корбан бәйрәме 4 октябрьдә билгеләп үтеләчәк.  Бу хактагы указны ТР президенты Рөстәм Миннеханов имзалаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International