ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шикәрчеләр микрорайондагы элеккеге мәдәният йортында капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара.

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 9 июльдә Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, аның урынбасары Рөстәм Карама, НРЭС, “Татнефтедор” җәмгыяте НУАДы  начальниклары  Иван Николаев, Фидаил Садыйков һәм Заречный авыл җирлеге башлыгы Замир Низамиев белән берлектә авыл җыенында күтәрелгән проблемаларны урында карау һәм хәл итү  ниятеннән Торнояс авылында булды. Алар юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, су белән тәэмин ителүгә кагылышлы иде. Шунда ук авыл клубын мәктәп бинасына күчерү турында да сүз булды.
Район башлыгы шул тәртиптә районның башка авылларында да булырга җыена. 
Пушкин урамындагы йортлар ишегалдында, гаражлар һәм чүп контейнерлары арасында матур балалар утраучыгы пәйда булды. 45нче йортта яшәүчеләр балалар өчен уен мәйданчыгын үз көчләре белән корганнар.

Иртәгә, 10 июльдә, районнан өч халык социаль проекты Әлмәт шәһәрендә ТР Икътисад Министрлыгы игълан иткән халык социаль конкурсының сайлап алу турында карала. Безнең авторларга Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай кебек 15 район арасында чыгыш ясарга туры килә. 

Бүген "Дуслык" газетасы коллективы газетаның туган көне уңаеннан күп санлы укучыларыннан һәм оешма-предприятияләр җитәкчеләреннән котлаулар кабул итә. Барыгызга да зур рәхмәт!
Татарстанда  “Татарстан Республикасының өч муниципаль бердәмлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү динамикасын яхшырту” дигән пилот  проекты эшли башлаячак. 

8
июль, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Колбай Мораса авыл җирлеге базасында  район авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы күчмә семинары үтте. Анда район башлыгы Равил Кузюров катнашты. Семинарда катнашучылар Колбай Морасаның социаль-көнкүреш объектларында, каты-көнкүреш калдыклары полигонында, авыл зиратында, Габдулла Кариев музеенда булдылар, агымдагы һәм алга таба ниятләнгән эшләр белән таныштылар. Бүгенге көндә биредә Мораса елгасы аша салынган күпер ремонтлана, күптән түгел  республика программасы буенча авыл урамнарына 70 яктырткыч куелган, авыл мәктәбе киләсе елга капиталь ремонт программасына кертелгән һ.б.лар. Бер үк вакытта проблемалар да күтәрелде. Аеруча авыл эчендәге юлларны, зиратка, каты-көнкүреш полигонына керү юлларын ясау көнүзәк мәсьәлә булып кала. Равил Кузюров әлеге  проблемаларны хәл итү юлларын табарга дигән конкрет бурыч куйды.
"Трактор-таккыч" операциясе барышында 200ләп трактор һәм аларның таккычлары тикшерелде. Шулар арасында 5сенең эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозып файдаланылуы ачыкланды, 24 трактор һәм таккыч техник карау узмаган, әлеге техникаларның күпчелеге - физик затларныкы.
Бүген районның санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе утырышы үтте. Анда төп тема  буларак 2013-2015 елларда район территориясендә котыру һәм микроскопиягә каршы көрәш чараларын көчәйтү мәсьәләсе каралды. Комиссия котыруга каршы профилактик чараларны карады. Андыйларга торак пунктларда сукбай эт-мәчеләрне аулау, районда хуҗасыз хайваннар өчен приют булдыру, йорт хайваннарын теркәү һәм исәпкә алу, халыкны һәм этләрне котыру вирусына каршы вакцинацияләү, авыл хуҗалыгы һәм йорт малларына һөҗүм итүче ерткыч хайваннарны аулау кебек чаралар керә. 
Бүген, 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International