ТРда кеше хокуклары буенча вәкилнең Нурлаттагы ярдәмчесе хокукларның үтәлешен хәрби частьтә үз күзләре белән күрәчәк

2014 елның 11 июле, җомга
Бүген, 11 июль көнне  ТРда  кеше хокуклары буенча вәкилнең Нурлаттагы ярдәмчесе   Идрис Кәримов  Екатеринбург өлкәсендәге Елань хәрби гарнизонына  китте. Үзе генә түгел: ул Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган 23 яшь солдатны да  озата бара. Идрис Кәримов анда Татарстаннан ашыгыч хезмәт үтүче егетләр белән дә очрашачак, солдатларның хезмәт итү шартларын һәм хокуклары үтәлешен дә үз күзләре белән күреп кайтачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International