Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Шәһәр авыл футболчыларын көтә
2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Футбол буенча шәһәр беренчелегенең беренче әйләнеше төгәлләнде. Быел беренчелектә АТП-1, АТП-2, РИТЭК, “Нурлатнефть” НГДУсы, “Шикәрче” һәм ДЮСШ командалары көч сынаша. Әлегә лидер турында анык кына берни әйтеп булмый. Ярышларның баш хөкемдары Шамил Тюкаев әйтүенчә, бөтен көрәш тә алда әле. “Уеннар кискен бара. Объектив сәбәпләр аркасында кайбер матчларны кичектереп торырга туры килгәли, шуңа да турнир таблицасындагы урыннар турында сөйләргә иртәрәк әле”, – ди ул.
Шул көннәрдә исә район беренчелеге дә старт алды. Биредә дә шул ук командалар диярлек катнаша. Ә менә Спорт мәктәбе футболчылары быел бары тик шәһәр беренчелегенә генә йөз тотарга булганнар, аның район чемпионатында шәһәрлеләргә Егоркино командасы кушылды. Беренчелекнең район статусын елның-елында нәкъ шул егоркинолылар күтәрә дә инде, чөнки алар авылныкылар арасында бердәнбер команда бит. Александр Ендиряков җитәкчелегендәге әлеге команда исә һич тә сан өчен генә йөрми: алар һәрбер турнирда иң югары урыннар өчен көрәш алып бара. Шулай да район беренчелегенә башка авыллардан да катнашучылар булса, турнирның мавыктыргычлыгы артыр гына иде, диләр оештыручылар да, һәр кичне шикәрчеләр бистәсендәге стадионга җыелучы футбол сөючеләр дә.
– Мәсәлән, элек Андреевка, Каравыл Тавы егетләре уйный иде. Дөрес, алар югары урыннарга дәгъва кылмыйлар иде үзе, әмма беренчелектә интрига көчлерәк була торган иде, – ди әнә мөмкинлеге булганда һәр матчны күзәтеп баручы стажлы җанатар Минхарис Галимов. Ә бит авылларда футбол юк дип әйтеп булмый үзе. Мәсәлән, Биккол белән Фома егетләре һәр җәйдә үзара очрашулар уздырып торалар. Шундый иптәшләрчә очрашуларның берсе күптән түгел Фомада узды, бу юлы хуҗалар өстен чыкты. Бүген исә бикколлылар реванш алырга әзерләнә. Ике авылның шундый спорт азарты булган яшь футболчылары берләшеп район беренчелегенә команда куйсалар да начар булмаси иде югыйсә.
– Без беренчелектә катнашырга теләге булган һәр команданы бик теләп кабул итәбез, – ди әнә райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин да. – Сүз дә юк, районда футболны яшәтергә, үстерергә кирәк. Ә моның өчен исә ул массакүләм дә булырга тиеш. Дөрес, авылныкыларга кыенрак анысы, әмма иң мөһиме башлап йөрүче, әйдәман кирәк. Без исә үзебездән торган ярдәмне күрсәтер идек.
Хәер, булган командалар арасында да көрәш бик кискен бара анысы. Беренчелек, гадәттәгечә, ике әйләнештән торачак, аларның һәрберсендә бишәр тур планлаштырылган. Кичә беренче әйләнешнең икенче туры төгәллнде. Бүгенге көнгә уйналган матчларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: Егоркино-“Шикәрче” – 1:1, АТП2-НГДУ – 2:4, НГДУ-Егорикно – 1:1 һәм “Шикәрче”-РИТЭК – 0:2. Футбол сөючеләргә якындагы уеннарның расписаниесен тәкъдим итәбез. Матчлар кичке 7дә башлана.
III тур: Егоркино-РИТЭК – 15.07; НГДУ-АТП1 – 16.07; “Шикәрче” –АТП2 – 17.07.
IV тур: Егоркино-АТП1 – 22.07; РИТЭК-АТП2 – 23.07; НГДУ-“Шикәрче” – 24.07.
V тур: АТП2-Егоркино – 29.07; АТП1-“Шикәрче” – 30.07; РИТЭК-НГДУ – 31.07.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз