Футбол буенча район беренчелеге башланды

2014 елның 11 июле, җомга
Футбол буенча шәһәр беренчелегенең беренче әйләнеше төгәлләнде. Быел беренчелектә АТП-1, АТП-2, РИТЭК, “Нурлатнефть” НГДУсы, “Шикәрче” һәм ДЮСШ командалары көч сынаша. Әлегә лидер турында анык кына берни әйтеп булмый. Ярышларның баш хөкемдары Шамил Тюкаев әйтүенчә, бөтен көрәш тә алда әле. “Уеннар кискен бара. Объектив сәбәпләр аркасында кайбер матчларны кичектереп торырга туры килгәли, шуңа да турнир таблицасындагы урыннар турында сөйләргә иртәрәк әле”, – ди ул. 
Шул көннәрдә исә район беренчелеге дә старт алды. Биредә дә шул ук командалар диярлек катнаша. Ә менә Спорт мәктәбе футболчылары быел бары тик шәһәр беренчелегенә генә йөз тотарга булганнар, аның район чемпионатында шәһәрлеләргә Егоркино командасы кушылды. Беренчелекнең район статусын елның-елында нәкъ шул егоркинолылар күтәрә дә инде, чөнки алар авылныкылар арасында бердәнбер команда бит. Александр Ендиряков җитәкчелегендәге әлеге команда исә һич тә сан өчен генә йөрми: алар һәрбер турнирда иң югары урыннар өчен көрәш алып бара. Шулай да район беренчелегенә башка авыллардан да катнашучылар булса, турнирның мавыктыргычлыгы артыр гына иде, диләр оештыручылар да, һәр кичне шикәрчеләр бистәсендәге стадионга җыелучы футбол сөючеләр дә. 
– Мәсәлән, элек Андреевка, Каравыл Тавы егетләре уйный иде. Дөрес, алар югары урыннарга дәгъва кылмыйлар иде үзе, әмма беренчелектә интрига көчлерәк була торган иде, – ди әнә мөмкинлеге булганда һәр матчны күзәтеп баручы стажлы җанатар Минхарис Галимов. Ә бит авылларда футбол юк дип әйтеп  булмый үзе. Мәсәлән, Биккол белән Фома егетләре һәр җәйдә үзара очрашулар уздырып торалар. Шундый иптәшләрчә очрашуларның берсе күптән түгел Фомада узды, бу юлы хуҗалар өстен чыкты. Бүген исә бикколлылар реванш алырга әзерләнә. Ике авылның шундый спорт азарты булган яшь футболчылары берләшеп  район беренчелегенә команда куйсалар да начар булмаси иде югыйсә. 
– Без беренчелектә катнашырга теләге булган һәр команданы бик теләп кабул итәбез, – ди әнә райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин да. – Сүз дә юк, районда футболны яшәтергә, үстерергә кирәк. Ә моның өчен исә ул массакүләм дә булырга тиеш. Дөрес, авылныкыларга кыенрак анысы, әмма иң мөһиме  башлап йөрүче, әйдәман кирәк. Без исә үзебездән торган ярдәмне күрсәтер идек.
Хәер, булган командалар арасында да көрәш бик кискен бара анысы. Беренчелек, гадәттәгечә, ике әйләнештән торачак, аларның һәрберсендә бишәр тур планлаштырылган. Кичә беренче әйләнешнең икенче туры төгәллнде. Бүгенге көнгә уйналган матчларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: Егоркино-“Шикәрче” – 1:1, АТП2-НГДУ – 2:4, НГДУ-Егорикно – 1:1 һәм “Шикәрче”-РИТЭК – 0:2. Футбол сөючеләргә якындагы уеннарның расписаниесен тәкъдим итәбез. Матчлар кичке 7дә башлана. 
III тур: Егоркино-РИТЭК – 15.07; НГДУ-АТП1 – 16.07; “Шикәрче” –АТП2 – 17.07.
IV тур: Егоркино-АТП1 – 22.07; РИТЭК-АТП2 – 23.07; НГДУ-“Шикәрче” – 24.07.
V тур: АТП2-Егоркино – 29.07; АТП1-“Шикәрче” – 30.07; РИТЭК-НГДУ – 31.07.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International