Район башлыгы поликлиникада ремонт барышын карады

2014 елның 11 июле, җомга
Бүген, 11 июльдә  иртән Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров поликлинада капиталь ремонт барышын карады. 26 миллион сумлык ремонт каралган әлеге объектта түбә алыштыру, фасадны ремонтлау, бинаны керамогранит белән тышлау, инженерлык челәрләрен  яңарту һәм эчке отделка эшләре башкару планлаштырылган. Подрядчылар–“СК Лидер” оешмасының күләмле ремонт эшләре башкару буенча тәҗрибәсе шактый.  Хәзер биредә түбә алыштыручылардан, сантехниклардан,  отделкачылардан торган 4 бригада эшли. Равил Кузюров подрядчылар, төзүчеләр һәм хастаханә җитәкчелеге белән сөйләшү барышында ремонт эшенә кагылган мәсьәләләрне урында төгәлләштерде. Шунда ук отделка эшләре күләме, төзекләндерү, элемтә линиясе сузу, төзелешне энергия саклаулы технология буенча алып баруга кагылышлы сораулар да ачыкланды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International