Татарстанда “Республикабыз: яратабыз һәм горурланабыз” дигән конкурс старт алды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Ул күпсанлы Интернет- кулланучыларга Татарстанның яңа йөзен күрсәтәчәк.
Конкурсны “Команда 2013” һәм “Кадровый резерв” оештырдылар. Ә аның идеясен социаль челтәргә #нашареспублика хэштегы белән фотография куйган ТР Президенты Рөстәм Миннеханов биргән.
Конкурста теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен гаилә, хезмәт, республика темасына фотоларны инстаграмада яисә твиттерда кую гына кирәк. Фотографиянең #нашареспублика хэштегы белән булуы шарт. Конкурска нәтиҗәләр көзен ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International